Нәзарәтнең дәгъват бүлеге хезмәткәрләре мигрантларга вәгазьләр укый

29 сентябрь 2021 ел 17:45
Нәзарәтнең дәгъват бүлеге хезмәткәрләре мигрантларга вәгазьләр укый

Бүген, Сафәр аеның 22 нче көнендә (29 нчы сентябрьдә), Нәзарәтнең дәгъват бүлеге хезмәткәре, “Саләх” мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев Казанның Вьетнам базарындагы намаз бүлмәсендә мигрантларга вәгазь укыды. Бүгенге очрашу “Экстремизмга – юк!” айлыгы кысаларында узды.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге хезмәткәрләре һәр атна саен Казан базарларында мигрантлар өчен динебез кыйммәтләренә багышланган вәгазьләр укый. Очрашу барышында дин әһелләре мигрантларны борчыган сорауларга да җавап бирә.

Лекцияләр Казанның Вьетнам, Яңа Тура һәм Адоратский урамындагы базарлардагы намаз бүлмәләрендә алып барыла.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана