РИИда дини уку йортлары хезмәткәрләре өчен квалификация күтәрү курслары узачак

30 сентябрь 2021 ел 13:07
РИИда дини уку йортлары хезмәткәрләре өчен квалификация күтәрү курслары узачак

Казандагы РИИ каршындагы дини оешмалар хезмәткәрләренең һәм уку йортлары мөгаллимнәренең квалификациясен күтәрү үзәге «Ислам дин белеменең хәзерге заман мәсьәләләре» программасы буенча дини мәгариф оешмаларының дин әһелләре һәм мөгаллимнәре өчен курслар оештыра.

2021 елның 5-9 октябрендә әйдәп баручы чит ил һәм ил белгечләре катнашында 36 сәгать күләмендә "Исламда агымнар һәм секталарны формалаштыруга догматик концепцияләр йогынтысы» модуле узачак:

1. Сәйф Али әл-Асри – ислам фәннәре докторы, Болгар ислам академиясе профессоры.

2. Әнвәр Әхмәд әл-Багдади – филология фәннәре докторы, Болгар ислам академиясенең визит-профессоры.

3. Әдһәмов Рамил Камил улы – тарих фәннәре кандидаты, КИУның гарәп теле һәм гуманитар фәннәр кафедрасы мөдире, доцент.

4. Сибгатуллин Рәшит Мәүлитҗан улы – ислам фәннәре докторы, КИУның дини дисциплиналар кафедрасының өлкән укытучысы.

5. Шәһавиев Дамир (Сәид) Әдһәм улы – тарих фәннәре кандидаты, КИУның дини дисциплиналар кафедрасы мөдире.

6. Әхмәд Әбу Яхъя – КИУның дини дисциплиналар кафедрасының өлкән укытучысы, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре  бүлеге белгече.

Курслар кысаларында түбәндәге темалар каралачак:

*гакыйдә мәсьәләләрендә мәнхәҗ әһлү сөннәт вә-л-җәмәгать;

*гакыйдәдә матуриди мәзһәбенең килеп чыгышы;

• мөселман җәмгыятенең 73 агымга бүленүе турында хәдис;

• яңа кәлам. Ислам рациональ дини тәгълиматы яңартуга мохтаҗмы?

*әхлү-сөннәт әһелләрендә һәм башка агымнарда Коръәнне рус теленә тәрҗемә иткәндә гакыйдәгә кагылышлы аятьләрнең тәфсире;

*өммәтнең бүленүе: исламда агымнар һәм секталар барлыкка килү процессы;

* мөгътәзилчеләр: идеология, агымнар;

* мөшәббихчеләр секталары һәм аларның идеологиясе;

* Һиндстандагы ислам агымнары: тарих, үзенчәлекләре;

* тәбәррук һәм тәвәссүл: төрле секталар проблемасына караш;

* мөселман өммәтендә хәзерге заман агымнары һ. б.

Курсларга язылу өчен гариза тутырырга һәм 2021 елның 4 октябренә кадәр riu.interbox@hotmail.com адресына җибәрергә кирәк. Гаризага кушымта буларак, тыңлаучының исеме һәм фамилиясе язылган паспорт битен аерым файл белән җибәрү сорала.

Элемтә өчен телефон: +7(927)-037-78-18 (Зиякаев Роман Шамил улы).

Дәресләр көндезге формада Казан шәһәре, Газ урамы, 19 йорт адресы буенча узачак. Модуль тәмамланганнан соң, квалификация күтәрү курсларын узу турында таныклык бирелә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана