Татарстан мөфтие Үзбәкстанның Казандагы генераль консулы белән очрашты

01 октябрь 2021 ел 15:47
Татарстан мөфтие Үзбәкстанның Казандагы генераль консулы белән очрашты

Бүген, сафәр аеның 24нче көнендә (1нче октябрьдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Үзбәкстанның Казандагы генераль консулы Фәриддин Насриев белән очрашты. Камил хәзрәт эшлекле очрашуны күптән түгел вафат булган Үзбәкстан Республикасының күренекле дин эшлеклесе, мөфти Усмонхон Алимов хакында истәлекләр белән бүлешүдән башлады, аның арабыздан китүен зур югалту дип бәяләде. Консул үз чиратында эшлекле багланышларны дәвам иттерү буенча тәкъдимнәрен җиткерде һәм Камил хәзрәтне Үзбәкстан мөфтиен сайлау чараларында шәрәфле кунак буларак катнашу мөмкинлеген каравын сорады. Очрашу истәлеге итеп ул мөфтигә Үзбәкстан халыкара ислам академиясе нәшер иткән истәлекле басманы бүләк итте. Әлеге басма тәрбия, әхлак мәсьәләләренә багышланган.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана