Нәзарәткә Гёкдениз Карадениз килде

04 октябрь 2021 ел 16:35
Нәзарәткә Гёкдениз Карадениз килде

Бүген, сафәр аеның 27нче көнендә (4нче октябрьдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Рубин” футбол клубының элекке уенчысы Гёкдениз Карадениз белән очрашты. Танылган спортчы Казанга бер атнага Истанбулдан килде һәм сәфәрен нәзарәттән башлады. Очрашу барышында мөфти хәзрәт кунакны мөфтиятнең һәм мөхтәсибәтләрнең эшчәнлеге белән таныштырып узды, 2022 елда көтелгән вакыйга – Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы билгеләп үтеләчәген искәртте.

Карадениз мөфтинең шәхсән спорттагы осталыклары, күркәм нәтиҗәләре белән кызыксынды, аеруча Эльбруска Татарстаннан республика мөфтие җитәкчелегендә ясалган экспедиция хакында сөйләвен үтенде. Камил хәзрәт бик теләп аны сәфәргә әзерлек, авырлыклар, төрле сынауларны үтеп, Халыкара альпинизм көне (8 августта) һәм мөселман календаре буенча яңа 1443 ел башлануына туры китереп мөселман һәм православ эшлеклеләре Ауропаның иң югары ноктасына – Эльбруска күтәрелүен бәян кылды. Моннан тыш, элекке футболчы Нәзарәтнең яшьләр сәясәтен һәм мөселманнарны спорт юнәлешендә тәрбияләү өлкәсендәге эшчәнлеген белән кызыксынды. Камил хәзрәт шулай ук Татарстан мөфтиятенең Коръән бастыру һәм хафизлар әзерләү тәҗрибәсе хакында сөйләде.

Очрашуда билгеләп үтелгәнчә, Татарстанга сәфәре барышында Гёкдениз Карадениз Биектау районы Калинино авылында төзелгән мәчетнең торышын караячак һәм аны рәсми рәвештә ачу буенча әзерлекне караячак. Карадениз исемен йөрткән мәчетне 2022 елның маенда ачу планлаштырыла. Ул Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы юбилее алдыннан мөселман кардәшләребез өчен бик зур бүләк булачак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана