Мөфти РФ Президенты администрациясенең эчке сәясәт буенча идарәсе башлыгы урынбасары белән очрашты

06 октябрь 2021 ел 19:22
Мөфти РФ Президенты администрациясенең эчке сәясәт буенча идарәсе башлыгы урынбасары белән очрашты 

Бүген, сафәр аеның 29-нчы көнендә (6-нчы октябрьдә), Татарстан мөселманнары башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин РФ Президенты администрациясенең эчке сәясәт буенча идарәсе башлыгы урынбасары Ярослав Замычкин белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Александр Терентьев та катнашты.

Җитәкчеләр Диния Нәзарәте резиденциясендә күреште. 

Мөфти хәзрәт Мәскәү кунагына иң беренче чиратта татарларда ислам дине үсешендә һәм татар халкында зыялылар тәрбияләп үстерүдә зур урын тоткан “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен күрсәтте, милләтнең йөзек кашы булган галимнәрнең “Мөхәммәдия” мәдрәсәсеннән чыкканлыгын ассызыклады. Ул хәзерге көндә мәдрәсәдә башкарылган ремонт-төзекләндерү эшләре хакында мәгълүмат бирде, көндезге, кичке, читтән торып уку бүлекләрендә 1200-гә якын кеше укуы, шәкертләрнең исә Россиянең төрле төбәкләреннән килеп белем алулары, аларның традицион исламның мирасын дәвам иттерүчеләр булуы хакында хәбәр итте. Мөфтинең сүзләрен Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе урынбасары Александр Терентьев та хуплады. Кунаклар мәдрәсәдәге уку-укыту эшчәнлеге белән танышты, шәкертләрнең белем алуы өчен шартлар белән кызыксынды, уку йортының асыл мөселман мәгърифәт үзәге булып хезмәт итүенә сөенүләрен белдерделәр, киләчәктә дә илебезнең мөселман халыклары өчен хезмәт итүен теләделәр. 

Алга таба кунаклар Нәзарәткә кереп, мөфтиянең “Хозур” нәшрияты басмалары, яшьләр сәясәте, социаль эшчәнлеге, медиапроектлары, спорт юнәлешләре белән таныштылар.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана