Татарстан Президенты ТР Дәүләт Советына Юллама белән чыкты

08 октябрь 2021 ел 13:10
Татарстан Президенты ТР Дәүләт Советына Юллама белән чыкты

Бүген, Рабигуль-әүвәл аеның 2 нче көнендә (8 нче октябрьдә), Татарстан Республикасы Президенты ТР Дәүләт Советына еллык Юллама белән чыгыш ясады. Чара С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында узды. Анда Татарстан Республикасы мөселманнары башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашты.

Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында республикадагы иҗтимагый-сәяси һәм икътисадый хәлнең төп аспектларына, инновацион үсеш, сәнәгать җитештерүе, авыл хуҗалыгы, мәгариф, сәламәтлек саклау, спорт һәм башка мәсьәләләргә кагылды. Президент шулай ук дини оешмаларның эшчәнлеген һәм динара һәм милләтара татулык мәсьәләләрен искә алды.  “Бүген Татарстан – яшәү һәм эшләү өчен иң яхшы төбәкләрнең берсе. Милләтара һәм конфессияара тынычлык һәм гражданлык татулыгы – безнең горурлык”, - диде ТР Президенты ТР Дәүләт Советына еллык Юлламаның башында. “Милләтара һәм динара тынычлык һәм гражданнар арасындагы татулык – республиканың барлык казанышлары нигезе, шулай ук киләчәк уңышларыбызның аерылгысыз өлеше булып тора. Яшәү һәм эшләү өчен уңайлы шартлар булдыруга юнәлтелгән уртак хезмәтебез, төптән уйланылган этноконфессиональ сәясәт – болар барысы да дуслык һәм үзара аңлашып яшәү мохите булдыруга ярдәм итә”, – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

“Илебез халкы традицияләренең асылын кешелеккә хас төп рухи хәзинәләр тәшкил итә. Дини берләшмәләр, милли-мәдәни оешмалар, Татарстан халыклары ассамблеясе, Бөтендөнья татар конгрессы шушы традицияләрне саклауга зур өлеш кертә”, - диде Рөстәм Нургалиевич.

ТР Президентының ТР Дәүләт Советына еллык Юлламасында шулай ук Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны билгеләп үтү мәсьәләләре дә урын алды. “Киләсе елда бөтен ил белән бергә Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны билгеләп үтәчәкбез. Без Россия Президенты Владимир Владимир улы Путинга әлеге датаны федераль дәрәҗәдә бәйрәм итү турындагы карары, Премьер-министр урынбасары Марат Шакирҗан улы Хөснуллин рәислегендә оештыру комитеты төзү өчен рәхмәтле”, - диде ул, тантана кысасында бик күп мөһим чаралар узачагын әйтеп. “Шуларның берсе – Казанда Җәмигъ мәчете комплексын төзи башлау. Юбилей датасын лаеклы билгеләп үтү татар халкының рухи-мәдәни мирасын һәм милли үзенчәлеген саклауга зур өлеш кертер дип ышанам”, - диде республика башлыгы.

Рөстәм Нургали улы шулай ук игътибарны хәләл индустриясен үстерү, хәләл продукция экспортын киңәйтү буенча эшне дәвам итәргә кирәклегенә юнәлтте. “Хәзерге вакытта Татарстанда хәләл продукция җитештерүче 100 дән артык компания бар. Шуның 20 се экспортка эшли”, - дип белдерде ул. 

Юлламаның тулы тексты белән https://president.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/2019548.htm сылтамасы буенча танышырга мөмкин.

ТР Президенты матбугат хезмәте фотолары файдаланылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана