Бүген Габделхак хәзрәт Саматовның тууына 91 ел

12 октябрь 2021 ел 10:19
Бүген Габделхак хәзрәт Саматовның тууына 91 ел

Бүген, 12нче октябрьдә, күренекле мөселман эшлеклесе, озак еллар Татарстанның баш казые булып эшләгән Габделхак Саматовның тууына 91 ел тула.

Ул 1930 елның 12 октябрендә Аксубай районының Иске Ибрай авылында туган.

Ул 1951 елда армиягә алына, аннан 17 ел буе шофер булып эшли. Хәтта армия сафларында булганда да, дини күрсәтмәләрне үтәгән, даими намаз укыган. Эш белән бер үк вакытта исламны өйрәнүне дәвам итә. Аның укытучыларының берсе Габделхак Садыйков була.

1972 елда Пермь өлкәсендә Каян авылы имамы була, әмма җирле хакимиятләр белән каршылыклар нәтиҗәсендә, 3 айдан Казанга кайтырга мәҗбүр була. Шуннан соң ул вакытта Казанда эшләгән бердәнбер Мәрҗани мәчете каршында слесарь булып эшли. Анда имамнар Габделхәбир Яруллин һәм Әхмәдзәки Сафиуллин белән таныша. 1981 елда имам була. Әлмәт, Оренбург, Чистай мәчетләрен дә җитәкләгән вакытлары була. 1990 елда Исхак Лотфуллин белән бергә Казанда Исламны кабул итүнең 1000-еллыгы исемендәге мәдрәсәгә нигез салалар. Шунда ук укыта, шул ук вакытта Мәрҗани мәчете имамы да була. 1998 елда Татарстан Диния нәзарәтенең баш казые итеп сайлана.

2009 елның 6 мартында озакка сузылган авырудан соң, 79 яшендә Габделхак хәзрәт Саматов вафат булды. Казанның Татар зиратында җирләнгән.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана