Мөфти халыкны кабул итте

12 октябрь 2021 ел 13:59
Мөфти халыкны кабул итте

Бүген, Рабигыль-әүвәл аеның 6нчы көнендә (12нче октябрьдә), Казанның Кол Шәриф мәчетендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин халыкны кабул итү көнен уздырды. Гадәт буенча сишәмбе иртәсендә алдан язылып килүчеләр мөфти белән якыннан аралашты, аңа үзләренең гозерләрен һәм тәкъдимнәрен җиткерде, аңардан киңәш һәм нәсыйхәтләр сорады, төрле эчтәлектәге сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр. Очрашуда шулай ук мөфтинең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов катнашты.

Мисал өчен, хәләл ял базасы проектын тормышка ашыру мәсьәләләре турында Halal Resort җитәкчесе, эшмәкәр Ринат Нуриев сөйләде, мөфтине Балык бистәсе районы Камский бистәсенә кунакка чакырды. Хәзрәт проектның бик кызыклы булуын, киләсе елга яшүсмерләр өчен ялны оештыру мөмкинлекләре буенча әңгәмә узды. Җәмәгать эшлеклеләре Айдар Хәбибуллин – мөселман зиратлары, ә Равил Мөхәммәтҗанов Хәтер көнен рәсми календарьларга истәлекле көн итеп кертү буенча тәкъдимнәрен тапшырдылар.

Халыкны кабул итүне атна саен сишәмбе иртәсендә Кол Шәриф мәчетендә уза. Язылу өчен телефон: +7 (843) 237-94-53.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана