Мөфти мөгаллимнәрне халык санын алу барышында шәкертләрдә милли үзаң тәрбияләргә чакырды

13 октябрь 2021 ел 14:47
Мөфти мөгаллимнәрне халык санын алу барышында шәкертләрдә милли үзаң тәрбияләргә чакырды

Бүген, Рабигыль-әүвәл аеның 7нче көнендә (13нче октябрьдә), Татарстан мөселман уку йортлары мөгаллимнәре форумының икенче көне дәвам итте. Әлеге күркәм чара республикабызның 8 мәдрәсәсе һәм югары ислам уку йортлары җитәкчеләре, кафедра мөдирләре, мөгаллимнәр катнашында узды. Исегезгә төшерәбез, кичә ел саен узучы әлеге җыенга мәчет каршындагы курсларда белем бирүче мөгаллимнәр җыелган иде.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин еллык «педсоветка» килүчеләрне сәламләп, татар дин мөгаллимнәрен Идел буе Болгар дәүләтендә исламны кабул итүнең 1100-еллыгына әзерлек чорының мөмкинлекләреннән файдаланып өлгерергә чакырды: “1100-еллыкка әзерлек чорында безгә динебезне мөмкин кадәр киң итеп таратырга, шәкертләргә мөмкин кадәр тирән белемнәр сеңдерергә һәм алар киләчәктә милләтебезгә мөмкин кадәр күп файда китерсеннәр өчен дөрес тәрбия бирергә кирәк булачак”. Ислам мәгарифенең илебездәге динара һәм милләтара татулыкның бер баганасы булуын исбатлау, милләттәшләребезне дингә кайтару, аларның милли-дини үзаңын уяту – якындагы 1 елда мөгаллимнәрнең бурычларын мөфти хәзрәт әнә шулай билгеләде.

Аерым игътибарны Камил хәзрәт якынлашып килүче халык санын алуга юнәлтте. Мөгаллимнәрнең шәкертләр арасындагы олы абруен истә тотып, ул аларны дәресләрдә татар халкының бөек тарихын сөйләргә, милләтебезнең Җир шарында, Россиядә тоткан лаеклы, дәрәҗәле урынын һәм ни өчен татар кешесе перепись вакытында үзен татар итеп язарга тиешлеген аңлатырга чакырды. Камил хәзрәт шәкертләрдә милли үзаң тәрбияләүдә “Мөхәммәдия”, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел, Чаллының “Ак мәчет” мәдрәсәләрен һәм Россия ислам институтын мисал итеп китерде. Милли үзаңны үстерүдә Камил хәзрәт шулай ук үзенең урынбасары, РИИ ректоры Рафикъ хәзрәт Мөхәммәтшин һәм аның авторлар коллективы катнашында дөнья күргән “Гражданская и этнокультурная идентичность мусульман России” исемле яңа дәреслек тә өлеш кертәчәген ассызыклап үтте. Дәреслек Татарстан мәдрәсәләре өчен махсус милли тема белән тулыландырылган һәм милли үзенчәлек - гражданлык үзенчәлегенең аерылгысыз өлеше, дип өйрәтә. Чыгышының ахырында Камил хәзрәт мөгаллимнәргә уку-укыту процессында куллану өчен Нәзарәтнең заманча проектлары: “Дарул-кутуб” сайты, 10 мобиль кушымта, татар онлайн-мәдрәсәсе, «Даруль ифта» call-үзәге һ.б. якыннан таныштырып узды.

Алга таба Татарстан мөфтие мәгариф өлкәсендә хезмәт куючы тәҗрибәле мөгаллимнәрне һәм аларның лаеклы хезмәт җимешләрен билгеләп үтү максатыннан, Урыссу бистәсенең “Фәнис” мәдрәсәсеннән Илшат Яхин, “Мөхәммәдия”дән Ландыш Ибраһимова, Чаллының “Ак мәчет” мәдрәсәсеннән Ринал Хаҗиев, Казанның Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәсеннән Аяз Мингалиев һәм Сәвия Сәмитова, Буа мәдрәсәсеннән Радия Хәсәнова, Кукмара мәдрәсәсеннән Илһамия Вәлиева, КИУдан Гүзәл Батыршина, РИИдан Венера Гарипова-Хәсәншинаны рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр белән бүләкләп узды.

Мөселман белем бирү системасында алдынгы хезмәт күрсәткечләре белән аерылып торган педагогларны хөрмәтләүдән тыш, дини уку йортларында белем алучы студентларга – уку алдынгыларына һәм иҗтимагый эштә актив булган, олимпиада, конкурс, викториналарда җиңү яулаган шәкертләргә Татарстан мөфтие стипендияләре тапшыру тантанасы да булып узды. Әлеге акчалата бүләккә дини уку йортларында белем алучы барлыгы сигез студент лаек булды: Мәрьям Садыйкова (Урыссу, “Фәнис” мәдрәсәсе), Зөлкарнай Гайфуллин (РИИ), Хәбибулла Курмаев (“Мөхәммәдия” мәдрәсәсе), Данис Таиров (Чаллы, “Ак мәчет” мәдрәсәсе), Мөхәммәд Бикбаев (Казан, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә), Кыялбек Бекболот (Буа мәдрәсәсе), Ләйлә Низамова (Әлмәт мәдрәсәсе), Дилшат Салихов (КИУ). Татарстан мөфтие стипендияләре ел саен көндезге бүлектә укучы тырыш шәкертләргә бирелә.

Татарстан Республикасы Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре Департаментының дини оешмалар белән багланышлар идарәсе башлыгы Альберт Дирзизов мөгаллимнәрне үткән Укытучылар көне белән тәбрикләде, аларны халыкка хезмәт итүдә абруйга ия һәм үрнәк затлар дип атады. Ул халык санын алуда актив катнашырга чакырды, мөгаллимнәргә халкыбызның рухи тамырларын җиткерүдә уңышлар теләде. Ул Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын үткәрү чараларына актив кушылырга өндәде, 2022 елның Татарстанда Цифрлаштыру елы буларак игълан ителүе хакында искәртте.

ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Рәмис Мөзипов ТР Мәгариф министры Илсур Һадиуллин исеменнән сәламләү сүзләрен җиткерде, лицензион таләпләр, уку-укыту процессын оештыру, мәгариф өлкәсендәге кануннарны өйрәнү, бухгалтерия эшләрен алып бару буенча дистанцион рәвештә дини уку йортлары хезмәткәрләре өчен укытулар оештырылачагы хакында хәбәр итте.

Рәсми чыгышлардан соң, форум үз эшен тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгына әверелде: “Нур-Мөбарәк” ислам мәдәнияте университетының академик сораулар департаменты рәисе Жалгас Сандыбаев махсус презентация ярдәмендә университетның мәгариф эшчәнлеге белән таныштырып үтте, Болгар ислам академиясе ректоры вазифаларын башкаручы Айнур Тимерханов академиядә магистрлар һәм докторлар әзерләү өчен мөмкинлекләр белән таныштырды.

Форум көн дәвамында “Мөхәммәдия”, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәләрнең, РИИның алдынгы тәҗрибәләрен өйрәнү белән дәвам итә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана