Чистай мөхтәсибәтендә Мәүлид атналыгы игълан ителде

20 октябрь 2021 ел 10:03
Чистай мөхтәсибәтендә Мәүлид атналыгы игълан ителде

Чистай мөхтәсибәте пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ туган көне уңаеннан “Кальбеңне нурландыр” дип исемләнгән атналык игълан итте. Мәүлид ән-Нәби чаралары 24 октябрьгә кадәр көн саен Чистай шәһәренең Ислам үзәгендә уза. Программа сөекле Пәйгамбәребез ﷺ үрнәгендә рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгыту максатыннан чыгып төзелгән. Кичке чараларга Чистай шәһәре хәзрәтләре тарафыннан Пәйгамбәребезнең ﷺ тормыш юлы һәм мирасы буенча дәресләр, шулай ук вәгазь кичәләре, театральләштерелгән күренешләр карау кертелгән. Кичәгә килүчеләр Пәйгамбәребезгә ﷺ салаватлар әйтәчәк, күпләгән нәсыйхәтләр алачак.

20 октябрьдә – ир-атлар, 21 октябрьдә – аксакаллар, 23-24 октябрьдә барлык теләүчеләр өчен “Пәйгамбәребезнең ﷺ онытылган мирасы”, “Вакыт”, “Язмыш серләре” исемле театральләштерелгән күренешләр карау оештырылачак. Ул төрле елларда Чистай мөхтәсибәте ярдәме белән сәхнәгә куелды һәм күпләгән тамашачыларның мәхәббәтен яуларга өлгерде. Чистай имам-мөхтәсиб Мөхәммәд хәзрәт Кыямов ассызыклап узганча, әлеге күренешләрне халыкка җиткерүнең төп максаты – якыннарыңны кайгыртырга өйрәнү, буыннан-буынга килә торган әдәп-әхлак, гаилә кыйммәтләрен чагылдыру.

22 октябрь Пәйгамбәребез ﷺ үрнәгендә гаилә мөнәсәбәтләрен ныгытуга багышланачак. Барлык теләүчеләр өчен вәгазьне Чистай мөхтәсибәтенең мәгариф бүлеге җитәкчесе Әнәс хәзрәт Шәязданов алып барачак.

Ислам үзәгенә керү бары QR-код белән генә рөхсәт ителә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана