ТР Президенты хаҗ һәм гомрә эшләре буенча министр урынбасарыннан Россия мөселманнары өчен хаҗ кылу мөмкинлеген ачуны сорады

25 ноябрь 2021 ел 07:08
ТР Президенты хаҗ һәм гомрә эшләре буенча министр урынбасарыннан Россия мөселманнары өчен хаҗ кылу мөмкинлеген ачуны сорады

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Россия – ислам дөньясы” стратегик караш төркеменең күчмә утырышы мәйданчыгында Согуд Гарәбстанының хаҗ һәм гомрә эшләре буенча министр урынбасары Габделфәттах бән Сөләйман Машат белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты.

“Безнең өчен сезнең белән булу зур дәрәҗә. Изге Согуд Гарәбстаны җирләрендә мондый форумны оештырган өчен рәхмәтемне белдерәсем килә», – диде Татарстан Президенты сәламләү сүзендә.

“Безгә Кәгъбәтуллаһны күрү бәхете елмайды, Мәккәдә булу безнең өчен зур бәхет", – дип рәхмәтен белдерде Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстанының хаҗ эшләре буенча министры урынбасарына.

“Мин гомрә кылганда безнең илдән бик күпләрнең хаҗ кылырга теләүләрен уйлап куйдым, һәм сездән, россиялеләргә хаҗ кылырга мөмкинлек бирүегезне сорамыйча булдыра алмыйм", – дип билгеләде ул.

“Мин аңлыйм, вәзгыять гади түгел, пандемия, тик сез 2022 елда хаҗ кылуны ничек күрәсез? Сезнең белән россиялеләрнең хаҗга килергә мөмкин булган шартлары турында фикер алышасым килә. Вакцина ясаткан кешеләр бар, алар вакцина узганга документ ала. Россиядә эшләнә торган вакцина яхшы – Спутник V, ул әлегә Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасында теркәлмәгән, процесс бара. Әмма без Россия хаҗиларын вакцина ясап җибәрүне алдан ук килешергә телибез», – дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү күзлегеннән Согуд Гарәбстаны җитәкчелеге алдында нинди җитди җаваплылык торуын аңлый. Ул уртак килешүләр ярдәмендә хаҗ кылу оештырылачагына ышаныч белдерде.

Хаҗ һәм гомрә эшләре буенча министр урынбасары Габделфәттах бән Сөләйман Машат бу мәсьәләне һичшиксез карарбыз, дип вәгъдә итте. “Мин сезнең тәкъдимегезне кабул итәм, без аны игътибар белән карарбыз һәм карар кабул итәрбез, ышанам, Аллаһ сезгә ярдәм итәр”, – дип җавап бирде ул.

ТР Президенты матбугат хезмәте материаллары буенча

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана