Хәләл стандарты комитеты җитәкчесе VII Бөтендөнья хәләл саммитында һәм VIII Halal Expo күргәзмәсендә катнаша

26 ноябрь 2021 ел 16:24
Хәләл стандарты комитеты җитәкчесе VII Бөтендөнья хәләл саммитында һәм VIII Halal Expo күргәзмәсендә катнаша 

25-28 ноябрьдә Истанбулда VII Бөтендөнья хәләл саммиты һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасының VIII Halal Expo күргәзмәсе уза. Чарада ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Хәләл стандарты комитеты җитәкчесе Габбас хәзрәт Шляпошников катнаша.

Саммитны Ислам сәүдә үсеше үзәге һәм Ислам илләренең стандартлаштыру һәм метрология институты оештыра. Саммит Хәләл сертификаты булган продукция белән сәүдә итү күләмен арттыру, яңа базарларга керү мөмкинлеген тәэмин итү һәм бу тармактагы тенденцияләрне ныклап күзәтү максатыннан оештырылды. 

Истанбулда хәләл продукция күргәзмәсендә 25 тән артык ил үз продукциясен тәкъдим итә. Әлеге күргәзмә азык-төлек, косметика, финанслар, туризм, логистика, нәшрият эше, төрү һәм мәгариф кебек секторларның күп вәкилләрен җыйды. Быел VIII Halal Expo күргәзмәсе “Яңа чорның яңа нормалары: хәләл продукция җитештерү һәм куллану алыштырырга мөмкин түгел" шигаре белән уза. Күргәзмә бу тармактагы алдынгы компанияләр белән очрашырга һәм бизнес-потенциалны бәяләргә мөмкинлек бирә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана