“Ислам. Беренче адымнар”ның 8 сезоны тәмам: намаз укырга һәм Ислам нигезләренә 60 кеше өйрәнде

01 декабрь 2021 ел 10:40
“Ислам. Беренче адымнар”ның 8 сезоны тәмам: намаз укырга һәм Ислам нигезләренә 60 кеше өйрәнде

Рабигыль-ахыр аеның 25нче көнендә (30нчы ноябрьдә), Нәзарәтнең халык арасында зур популярлык казанган проект - “Ислам. Беренче адымнар” мәктәбе үз эшен төгәлләде. 8нче тапкыр уздырыла торган бу төркемдә 60 кеше шәһадәтнамә алды.

Очрашу бик җылы, дустанә мохиттә узды. “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин «шәкертләрне» сәламләп, аларга «нигез» төшенчәсе турында кыска вәгазь сөйләде: “Тормышыбыз, белемебез, өебез булсынмы — барысы да нигезле, ныклы булырга тиеш. Мөселман кешесенең нигезе – ул иман”. Хәзрәт Ислам диненең төп терәк нигезләрен бәян кылды, Ислам тарихыннан гыйбрәтле вакыйгалар китерде, шулай ук дога кабул булуның серләрен ачты, сорауларга җавап бирде һәм «шәкертләрне» белем алуларын дәвам итәргә өндәде, әгәр дә теге яки бу мәсьәләдә белем җитмәүне сизсәләр, гыйлемле имамнарга мөрәҗәгать итәргә чакырды.

“Ислам. Беренче адымнар” проекты – кыска вакыт эчендә Ислам нигезләрен үзләштереп, намаз укырга өйрәнүне максат иткән чара. Тыңлаучылар 8 дәрес эчендә — атнага бер тапкыр — тәһарәт, намаз серләренә төшенә. Шуларга өстәп, Пәйгамбәребезнең ﷺ тормыш юлы, гакыйдә, хәләл-хәрам мәсьәләләрен үзләштерә. Сезон тәмамлану тантанасында проект катнашучыларына шәһадәтнамәләр, шулай ук истәлекле бүләк – Татарстан мөфтиятенең “Хозур” нәшрият йорты әзерләп бастырган Коръәннәр тапшырылды.

«Ислам. Беренче адымнар» проекты мөфтият тарафыннан беренче тапкыр 2018 елда дәгъват эшчәнлеге кысаларында тормышка ашырыла башлады. Сигез сезон дәвамында әлеге курсларда 720 кеше белем алды һәм намазга басты. Белем бирү татар һәм рус телләрендә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым алып барыла. Дәресләрне мөфтият белгечләре һәм хәзрәтләр бирә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана