Мөселман эшмәкәрләре мәчетне төзекләндерү өчен 1,8 миллионнан артык сум акча җыйды

01 декабрь 2021 ел 17:50
Мөселман эшмәкәрләре мәчетне төзекләндерү өчен 1,8 миллионнан артык сум акча җыйды

РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең PrivateClub очрашуында резидентлар мәчеткә ярдәм күрсәтү йөзеннән 1,8 миллион сумнан артык акча җыйды. Мондый җыелышлар тарихында бу кадәрле сумма тәүге тапкыр кыска вакыт аралыгында – нибары 10 минут эчендә җыелды. Кайбер бизнесменнар очрашуда онлайн рәвештә катнашты.

Җыелган акчага Яшел үзән районы Васильево бистәсе Җәмигъ мәчетен төзекләндерү ниятләнә. “Җылылыкны яхшы сакласын өчен, бинаны һәм фасадны ремонтларга кирәк”, – дип белдерде мәчет имамы Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин. – Ассоциация көче белән төп эшләр башкарылачак”.

2021 елда РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе хәйрия фондының финанс ярдәме белән барлыгы 10 мәчет төзекләндерелде: түбәләр яңартылды, диварлар ныгытылды, бинаның әйләнә-тирәсе төзекләндерелде, тәрәзә һәм ишекләр алыштырылды, бинага җылылык системасы үткәрелде, җиһазлар һәм уку-укыту әсбаплары сатып алынды.

Игътибар! Хәйрия акчаларын җыю дәвам итә. Һәркем үз өлешен мәчетләргә, шулай ук мөселман мәгариф проектларына, мәдрәсәләргә һәм мөгаллимнәргә ярдәм итү өчен җибәрә ала. Барлык мәгълүматларны +7 (986) 902-06-06 телефоны буенча алырга мөмкин (РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе башкарма директоры Рөстәм Вәлиев).

РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе матбугат хезмәте

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана