Нәзарәткә Венгрия мөфтие һәм Венгрия мөселманнары тарихын өйрәнүче галим килеп китте

07 декабрь 2021 ел 09:27
Нәзарәткә Венгрия мөфтие һәм Венгрия мөселманнары тарихын өйрәнүче галим килеп китте

Җөмәдәл-әүвәл аеның 2нче көнендә (6нчы декабрьдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәттә Венгрия мөфтие, тарих фәннәре докторы Золотан Белек һәм Венгрия мөселманнары тарихын өйрәнүче галим Ковач Миклош белән очрашты.

Очрашуга килгән кунаклар Венгрия мөселманнары тормышы, ислам диненең үтеп керү һәм үсү тарихы турында сөйләделәр. Мөфти Золотан Белек дини вәзгыять, мөселман халыкларының яшәеше, мөфтият тарафыннан мөселманнар өчен оештырылучы чаралар белән таныштырды, ике дини оешма арасында хезмәттәшлек урнаштырырга тәкъдим итте.

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин кунакларның Татарстанга сәфәрләре барышы белән танышты, Алабуга һәм Казан шәһәрләренең тарихи урыннары, музейлардан алган тәэсирләрен сорады, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителү тарихы, татар халкының мөселман дөньясында тоткан урыны, Татарстан мөфтиятенең эшчәнлеге, аерым алганда Голәмәләр шурасы, фәтвалар чыгару, медиапроектларны тормышка ашыру юнәлешләре хакында сөйләп үтте. Камил хәзрәт очрашу истәлеге итеп кунакларга «Хозур» нәшрият йорты басмаларын бүләк итте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана