ТР Диния нәзарәтендә мөхтәсибәтләрнең ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты белән хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

09 декабрь 2021 ел 17:19
ТР Диния нәзарәтендә мөхтәсибәтләрнең ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты белән хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

Бүген, җөмәдәл-әүвәл аеның 5 нче көнендә (9 нчы декабрь), ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының мөселман дини оешмалары белән хезмәттәшлеге мәсьәләләренә багышланган эшлекле киңәшмә узды. Онлайн-форматта узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Альберт Дирзизов, Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова, аның Архив фондын формалаштыру һәм документлар туплау буенча урынбасары Гүзәл Илдарханова-Балчыклы, ТР мөселманнары Диния нәзарәте аппараты җитәкчесе Ирек Арсланов, мөфтият карамагындагы оешмалар һәм мөселман уку йортлары җитәкчеләре, имам-мөхтәсибләр катнашты.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы мөселманнарының документаль мирасын саклауның мөһимлеген билгеләделәр һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте карамагындагы оешма җитәкчеләрен ТР Дәүләт архивында мөселман учреждениеләре фондларын формалаштыруда катнашырга чакырдылар.  Шулай ук киңәшмәдә ТР мөселманнары Диния нәзарәте эшен чагылдыру өчен муниципаль архивлар белән хезмәттәшлекне оештыру һәм урыннарда аларның документлар фондларын формалаштыру буенча план эшләү үтенече яңгырады. Аерым игътибар Габделхак Саматов кебек күренекле дин әһелләренең шәхси фондларны формалаштыру мәсьәләсенә бирелде. 

Киңәшмәдә шулай ук Татарстанның Архив фондын мөселман оешмалары һәм дини уку йортлары документлары белән тәэмин итү эшен оештыру перспективалары, мәчетләрдә һәм мәдрәсәләрдә архивлар оештыру, фәнни-тикшеренү эшчәнлегендә архив документларын куллану, халык белән эшләү һ. б. мәсьәләләр каралды.
 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана