Әлмәттә "Матур азан" бәйгесе узды

13 декабрь 2021 ел 11:26
Әлмәттә "Матур азан" бәйгесе узды

Әлмәт шәһәре Агропоселок микрорайонының "Нурлы" мәчетендә Әлмәт районы мәчетләре мөәзиннәре арасында азан әйтү буенча "Матур азан" бәйгесе узды. Чара Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллинның сәламләү сүзе белән башланып китте. Исмәгыйль хәзрәт азан укуның өстенлекләре, мәңгелек тормыштагы мөәзиннәргә бирелә торган игелекләр турында сөйләде.

Бәйге вакытында мәртәбәле жюри азан әйтү – намазга чакыруның төгәл, көйле һәм дөрес башкарылуын бәяләде. Шунысы куанычлы: әлеге чарада азан татар мәкаме белән яңгырады һәм бәйгедә катнашучыларның күпчелеге милли дини киемнәрдән килгән иде.

Бәйге нәтиҗәләре буенча иң яхшы мөәзиннәр дип шушылар танылды:

1 нче урын - Илзам Хаҗиев (Агропоселок микрорайоны мәчете),
2 нче урын - Рәис Әхмәтшин (Урсалы мәчете),
3 нче урын - Илфак Шиһапов (Бишмунча авылы мәчете),
4 нче урын - Расих Гайфуллин (Шарлама авылы мәчете)
5 нче урын - Нәгыйм Дәрҗеманов (Кичучат авылы мәчете)

Бәйгедә җиңүчеләр һәм призерлар Әлмәт мөхтәсибәтеннән кыйммәтле бүләкләр, ә катнашучылар - дипломнар һәм "Ансар" хәйрия фондыннан сертификатлар белән бүләкләнде.

Чара Коръән уку һәм Агропоселок микрорайонының "Нурлы" мәчетендә төшке аш белән тәмамланды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана