Саба районының Өтернәс авылында яңа мәчет ачылды

13 декабрь 2021 ел 09:40
Саба районының Өтернәс авылында яңа мәчет ачылды

Саба районының Өтернәс авылында юл буенда яңа мәчет ачылды. Бу - районда 59 нчы мәчет. Әлеге күркәм чара изге Коръән аятьләре уку белән башланып китте. Мәчетнең ишекләре шушы авыл халкына да, юлчыларга да ачык булачак. 

Иң элек яңа мәчет ачылышына килгән кунакларны район башлыгы Рәис Миңнеханов сәламләп, шушы мәчетне төзүгә чын күңеленнән ярдәм иткән кешеләргә рәхмәт белдерде һәм Өтернәс авылы мәчетенә район исеменнән шәмаил тапшырды. Рәис Миңнеханов Саба районында халыкның һәрвакыт дингә игътибарлы булуын һәм аның арта баруын билгеләп үтте. 

Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәркемне һәм шәхсән үзен дә зур бәйрәм – вәгазь көне белән котлады. “Без, каядыр барсак та, бу юл кырыннан үтеп йөрибез. Шушында мәчет төзелә башлагач, шулкадәр шатландым. Тарих буенча Казан ханлыгының соңгы терәге дип Өтернәс шәһәре булганы билгеле. Безнең бабаларыбызның рухы шаттыр. Менә Өтернәс авылында шушы тарихи урында шушындый мәчетнең калкуы бөтенебез өчен дә зур горурлык”, - диде ул.

Районның имам-мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов мәчетне төзүдә үзләреннән зур өлеш керткән игелекле бәндәләргә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен җиткерде. 
Эзмә авылы җирлеге башлыгы Альмир Шәйхетдинов мәчет ачылуны зур вакыйга дип билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, Өтернәстәге мәчет - Эзмә авылы җирлегендә ачылган 5 нче мәчет булып тора. “Аллаһка шөкер: җирлегебез үсә, матурлана. Шушы мәчетебез һәр буынны: балалар һәм өлкән, урта буынны берләштерүче бер җир булып, һәрвакытта да балкып торсын иде”, - диде ул. 

Мәчет ачылышында авыл халкыннан да рәхмәт сүзләре яңгырады. Алар, тирә-як авыллардагы азан тавышы ишетеп, үзләрендә дә шул вакыйганы бик дулкынланып, куанып, сөенеп көткән. Һәм бер ел эчендә мәчет сафка да баскан. Мәчет, әллә кайдан күренеп, нур чәчеп, балкып тора. 

Мәчетнең имамы Илнур Газизов: “Гасыр буе юк булып торган мәчет манарабыз күтәрелде. Азан әйтелә башлады. Авылыбыз мәхәлләсенә нур иңде, әлхәмдүлилләһ. Мәчет, даими ачык булып, гыйбадәткә чакырып, дини гыйлем алучылар, Коръән укырга өйрәнүчеләр белән тулып торсын иде”, - диде ул. Аннан соң мәчет ачылу тантанасына килгән мөселманнар тәкъбир әйтте, кызыл тасманы кисте һәм өйлә намазы укырга дип, мәчеткә узды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана