Мөфти халыкны кабул итте

14 декабрь 2021 ел 13:37
Мөфти халыкны кабул итте

Бүген, җөмәдәл-әүвәл аеның 10нчы көнендә (14нче декабрьдә), Казанның Колшәриф мәчетендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин халыкны кабул итү көнен уздырды. Традиция буенча сишәмбе иртәсендә алдан язылып килүчеләр мөфти белән якыннан аралашты, аңа үзләренең гозерләрен җиткерде, киңәш, нәсыйхәтләр сорады.

Мөфтигә шәхси үтенечләрен җиткерүчеләр дә, гомуми проектлар буенча фикер алышырга килүчеләр дә булды. Татарстан мөселманнары тормышына кагылышлы мөһим мәсьәләләрнең чираттагысын Казан шәһәренең Кече Клыки бистәсендә мәчет төзү мәсьәләләре буенча һәм әлеге изге эшкә Камил хәзрәтнең фатихасын алу өчен Әхмәт хәзрәт Халиков килде. Ул хәзер биредә мөтәвәллият төзү эшләре баруын искәртте. Изге сәгатьтә хәерле эшләрне башлап җибәрү өчен мөфти үзенең нәсыйхәтләрен бирде.

Тагын бер очрашу Базарлы Матак авылында “Өмет” мәчетен төзүче инициатив төркемнең бер вәкиле, иганәче Фәнис Хәлилов белән узды. Ул Камил хәзрәтне 2019 елның җәендә мәчеткә нигез салынуы, мәхәллә халкы, мөселман яшьләре, иганәчеләр ярдәме белән бинаның күтәрелүен җиткерде. Иганәче бүгенге көндә башкарылган мәчетнең төзелеш халәте, якын арада көтелгән эш планы белән таныштырды. Ул аның Базарлы Матак авылының дүртенче мәчете булуын, яшь гаиләләр, балалар күпләп яшәгән урамда төзелүен, дини дәресләр алу өчен барлык мөмкинлекләр тудырылачагын искәртте.

Халыкны кабул итүне атна саен сишәмбе иртәсендә Колшәриф мәчетендә дәвам итү ниятләнә. Язылу өчен телефон: +7 (843) 237-94-53.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана