РИИда ислам дисциплиналары һәм гарәп теле буенча Бөтенроссия олимпиадасы уза

16 декабрь 2021 ел 12:15
РИИда ислам дисциплиналары һәм гарәп теле буенча Бөтенроссия олимпиадасы уза

20-21 декабрьдә Россия ислам институтында мөселман уку йортлары студентлары арасында ислам дисциплиналары һәм гарәп теле буенча Бөтенроссия олимпиадасы уза.

Олимпиадада Татарстан, Башкортостан, Дагыстан, Чечня, Ингушетия, Кабарда-Балкария, Мордовия, Карачай-Черкесия, Мәскәү һ. б. мөселман уку йортлары студентлары катнашачак.

Быел 14 нче тапкыр үткәрелә торган олимпиада – Россия өчен уникаль, чөнки Татарстанда гына да илнең күпчелек мөселман уку йортлары катнашында шундый зур чара уза.

Быел беренче тапкыр жюрига, аның рәисе, шулай ук жюри әгъзалары буларак, Мөхәммәт бин Зәйед исемендәге гуманитар фәннәр университетының (Әбү-Даби шәһәре, Берләшкән гарәп әмирлеклекләре) ислам фәннәре докторлары керәчәк. Алар югары уку йортының зур делегациясе составында Бөтенроссия олимпиадасында катнашачак.

Олимпиада барлык номинацияләр буенча тест рәвешендәге язма биремнәр нигезендә уза. Моннан тыш, гарәп теле бәйгесендә катнашучылар телдән сөйләм күнекмәләрен, ә ислам дисциплиналары буенча көч сынашучылар Коръәнне дөрес һәм матур итеп укый белүләрен күрсәтергә тиеш булачак.

Олимпиаданы ябу һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 21 декабрьдә Казан шәһәре, Павлюхин ур., 57 адресы буенча урнашкан Татарстан Халыклары дуслыгы йортының концерт залында узачак. Чара 14:30 сәгатьтә башлана.

ММЧны аккредитацияләү өчен телефон: +79274166010 яки press-slujbariu@mail.ru электрон почтасы аша теркәлергә мөмкин.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана