Алабуганың “Әҗмәл” мәчетендә “Татар халкында дин һәм гореф-гадәт” дигән семинар узды

16 декабрь 2021 ел 14:49
Алабуганың “Әҗмәл” мәчетендә “Татар халкында дин һәм гореф-гадәт” дигән семинар узды

Алабуганың “Әҗмәл” мәчетендә “Татар халкында дин һәм гореф-гадәт” дигән семинар узды. Әлеге очрашу Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына һәм Идел буе Болгарстаны тарафыннан Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланды. Семинарны Алабуга мөхтәсибәте мөслимәләре оешмасы оештырды. 

Семинарда Алабуга шәһәре имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов,  КФУның Алабуга институты доценты Альберт Нигамаев, мәктәп директорлары, шәһәр һәм район мөслимәләре катнашты. Имам-мөхтәсиб Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов үзенең сәламләү сүзендә татар милләтен, татарлыкны дин, гореф-гадәтләр аша саклап калу кирәклеге турында сөйләде. “Без бердәм һәм тату милләт булып яшибез, Аллаһы Тәгалә милләтне сакларга өнди. Без аны үзебезнең оныкларыбызга җиткерергә, аларны шушы мохиттә тәрбияләргә тиешбез. Татар теле, динебез һәм гореф-гадәтләребез үзебездән соң килгән буынга да тапшырылырга тиеш. Бу безнең зур бурычыбыз”, - диде Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов.

 Ә Альберт Нигамаев, тарихи чыганакларга нигезләнеп, татарларның Ислам динен кабул итүе, нинди җирлектә яшәве һәм башкалар кызыклы вакыйгалар турында сөйләде. Аннан соң Алабуга мәчетләренә йөрүче мөслимәләр татар халкының “Килен каршы алу”, “Әбием сандыгы” һәм “Аулак өй” кебек гореф-гадәтләрен сәхнәләштереп күрсәтте.

Семинарда барлыгы 60 лап кеше катнашты. Очрашу чәй табыны артында тәмамланды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана