Татарстан мөфтие РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең PrivateClub резидентлары очрашуында катнашты

19 декабрь 2021 ел 13:41
Татарстан мөфтие РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең PrivateClub резидентлары очрашуында катнашты

Бүген, җөмәдәл аеның 15 нче көнендә (19 нчы декабрь), Казанда РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең премиаль программасы - PrivateClub резидентларының очрашуы узды. Очрашу "Бизнесны цифрлаштыру һәм 2022 елга трендлар» темасына багышланган иде. 

Әлеге чарага Россия Федерациясендәге Ислам бизнесының 150дән артык әйдәп баручы вәкиле җыелды. Алар алдында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да чыгыш ясады. Ул утырышны Изге Коръән укуы белән башлап җибәрде.

Очрашу башында РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов 2021 елга йомгак ясады һәм 2022 елга планнар билгеләде. Ул үз чыгышында билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе бөтен ил буенча 70 меңнән артык предприятиене берләштерә. Айдар Шаһимәрдәнов шулай ук РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең эшчәнлек юнәлешләре турында сөйләп, аерым алганда, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең Хәйрия фонды эшчәнлеге турында сөйләде һәм 2021 ел нәтиҗәләре буенча Фонд тарафыннан 13 млн.200 мең сум акча җыелып хәйрия ярдәме күрсәтелгәнлеген билгеләп үтте. Айдар Шаһимәрдәнов Хәйрия фонды эшчәнлеге барлык кешеләрдә чагылыш табуын: хәйрия ярдәме күрсәтүчеләрнең дә, мохтаҗларның да игътибарын җәлеп итүен шатланып хәбәр итте. Ул Татарстан Нәзарәтенә һәм шәхсән мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең Хәйрия фонды проектларына теләктәшлек күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде.

РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу кысаларында Изге Коръәннең 1100 данәдә чикләнгән махсус тиражын чыгарырга планлаштыра. Бүгенге очрашу вакытында әлеге проектны тормышка ашыру өчен мөселман эшмәкәрләре тарафыннан 1 100 000 сумнан артык акча җыелды.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, эшмәкәрләр алдында чыгыш ясап, Изге Коръән һәм хәдисләрнең бөтенлеге һәм дөреслеге турында вәгазь укыды. Ул Коръәнне бердәм мөсхафка җыю тарихыннан башлады һәм Изге китапка хезмәт иткән өчен савап турында аятьләр һәм хәдисләр белән тәмамлады. Хәзрәт  хәбәр иткәнчә, Изге Коръән үзе һәм аның беренче чыганаклары сакланган. “Галимнәр Коръәнне саклап калды", - дип хәбәр итте мөфти һәм әлеге Китапта барлык сорауларга да җавап барлыгын билгеләп үтте. 

Ул шулай ук эшмәкәрләрне Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу кысаларында Изге Коръәннең 1100 данәдә чикләнгән махсус тиражын чыгаруда катнашырга чакырды һәм Коръән басмасын бастыруның зур саваплы булуын, һәм «безнең үз фикерләребезне һәм гакыйдәбезне Коръәнгә туры китерергә тиеш», дип билгеләп үтте. – Әгәр безнең тормышыбызда Коръән булса, тормышыбыз бәрәкәтле булачак, - дип нәтиҗә ясады мөфти хәзрәт.

РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең премиаль программасы - PrivateClub резидентларының декабрь аендагы очрашуы программасына шулай ук тематик модульләр кертелгән: анда актив нетворкинг һәм танышулар, панель сессия, рухи әңгәмәләр, «Акцияләр һәм криптовалют» блогы, Audi (q5, q7) автомобильләренең драйв тестлары һәм башкалар бар.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана