Лениногорскида яңа мөхтәсиб сайланды

21 декабрь 2021 ел 10:15
Лениногорскида яңа мөхтәсиб сайланды

Җөмәдәл-әүвәл аеның 14нче көнендә Лениногорск мөхтәсибәтендә район имамнарының җыелышы узды. Утырыш Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары, республиканың көньяк төбәге казые Равил хәзрәт Зөфәров, Татарстанның көнчыгыш төбәге казые, Әлмәт мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллин, республиканың көньяк-көнчыгыш төбәге казые, Ютазы мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин һәм башка якын-тирә районнарның имам-мөхтәсибләре, Лениногорск районы имамнары катнашында узды. Утырышны Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев алып барды.

Көн үзәгендә имам-мөхтәсиб сайлау мәсьәләсе торды. Лениногорск районы имамнары моңарчы имам-мөхтәсиб ярдәмчесе булып торган Булат хәзрәт Рәүповка бердәм тавыш бирделәр. 2009 елдан әлеге җаваплы вазыйфаны Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллин алып барды. Хәзер ул Әлмәт мөхтәсибәтен һәм Татарстанның көнчыгыш казыятен җитәкли.

Булат Миңнеәнфәс улы Рәүпов 1988 елда Казан шәһәрендә туган, 1996-2006 елларда Казанның 16нчы татар-инглиз гимназиясендә белем алган. 2006-2009 елларда Р.Фәхреддин исемендәге Әлмәт ислам мәдрәсәсендә, 2009-2015 елларда КФУның татар теле һәм тарихы факультетында укыган. Хәзерге вакытта Болгар ислам академиясендә магистратурада укуын дәвам итә. 2009 елдан Лениногорск шәһәре “Ихлас” мәчетендә гарәп теле һәм ислам нигезләре мөгаллиме булып эшли. 2016 елдан атна саен Әлмәт шәһәрендә урнашкан 8-нче төзәтү колониясендә ислам дине нигезләре һәм Коръән укырга өйрәнү дәресләре алып бара.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана