Татарстан мөфтие 2021 елның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтләү тантанасында катнашты

28 декабрь 2021 ел 17:43
Татарстан мөфтие 2021 елның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтләү тантанасында катнашты

Бүген, җөмәдәл-әүвәл аеның 24-нче көнендә (28-нче декабрьдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында «Ел җитәкчесе – 2021» республикакүләм иҗтимагый бәйгесе лауреатларын бүләкләү тантанасында катнашты. Әлеге чарада шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары, федераль органнар, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, муниципаль берәмлекләр, эш бирүчеләр берләшмәләре, һөнәри берлекләр, фәнни даирәләр, танылган сәнәгатьчеләр һәм эшкуарлар бар иде.

Әлеге конкурс эшендә югары нәтиҗәләргә ирешкән һәм республиканың социаль-икътисадый үсеше бурычларын хәл итүгә сизелерлек өлеш керткән иң яхшы предприятие һәм оешма җитәкчеләренең уңай тәҗрибәсен җәмәгатьчелек тарафыннан тану, билгеләп үтү һәм тарату максатыннан үткәрелә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана