Мөфти Татарстанның мөслимәләр берлеге рәисен кабул итте

30 декабрь 2021 ел 11:32
Мөфти Татарстанның мөслимәләр берлеге рәисен кабул итте

Бүген, җөмәдәл-әүвәл аеның 26-нчы көнендә (30-нчы декабрьдә), Нәзарәттә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан мөслимәләре берлеге рәисе, җәмәгать эшлеклесе Наилә ханым Җиһаншина белән очрашты. Алар 2021 елга нәтиҗәләр ясады һәм киләсе елда көтелгән чаралар планы буенча фикер алышты. Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100-еллыгы белән тарихка кереп калачак 2022 ел мөслимәләр тормышында вакыйгаларга бай булачак, дип ышандырды Наилә ханым.

Мисал өчен, очрашуда “Хозур” нәшрият йортында басмага әзерләнүче “Хиҗаб” китабы хакында сүз барды. Әлеге басмада хатын-кызларга яулык киюнең фарыз булуына бәйле аять һәм хәдисләр бирелгән, хатын-кыз мөселман киеменә кагылышлы терминология хакында аңлатмалар урын алган. Китап фәнни-популяр характерга ия, ул массакүләм аудиториягә атап чыгарылачак. Әлеге басма Наилә ханым Җиһаншинаның кереш сүзе белән ачылачак, ул 35 сәхифәдән тора һәм Татарстан мөфтиятенең Голәмәләр шурасы белгечләре тарафыннан әзерләнүе белән үзенчәлекле.

Очрашу барышында Наилә ханым мөселман хатын-кызлары конференциясен үткәрү буенча да тәкъдимнәрен җиткерде.

Моннан тыш, хәзрәт Наилә ханым алдында татар мөселман хатын-кыз киемнәрен популярлаштыру, татар мөселман гаиләсен саклау бурычларын да куйды. Наилә ханым мөселман гаиләләрендә аерылу очракларын киметү юнәлешендә алып барылган эшчәнлек белән таныштырды.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана