Татарстан мөфтие «Кол Шәриф» мәчетендә Татарстан һәм Казахстан Президентлары белән очрашты

11 февраль 2022 ел 13:50
Татарстан мөфтие «Кол Шәриф» мәчетендә Татарстан һәм Казахстан Президентлары белән очрашты

Бүген, Раҗәб аеның 10 нчы көнендә, Казанның «Кол Шәриф» мәчетендә Казахстан Республикасы Президенты Касыйм-Җомарт Токаев булды. Дәрәҗәле кунак мәчеткә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов озатуында килде. Искәртеп үтәбез, Казахстан башлыгы Казанга Россия Федерациясенә рәсми сәфәре кысаларында килде.  

«Кол Шәриф» мәчетендә Камил хәзрәт кунакка мәчет буйлап экскурсия уздырды, архитектурасы белән таныштырды. Кыскача гына ТР мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлеге, Татарстанда ислам инфраструктурасын үстерү, конфессияара мөнәсәбәтләр тәҗрибәсе турында сөйләде, шулай ук Идел буе Болгарында Ислам кабул ителүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында чаралар планы белән уртаклашты.

Аннан соң Казахстан Президенты Благовещение соборында булды.

Фото - Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана