Татарстан Президенты "Дружба - Дуслык" Кубогына II Бөтенроссия хоккей турнирына килде

19 февраль 2022 ел 16:05
Татарстан Президенты "Дружба - Дуслык" Кубогына II Бөтенроссия хоккей турнирына килде

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хоккей буенча «Дружба – Дуслык» Кубогы II Бөтенроссия турнирында булды. Ярышлар төрле конфессия вәкилләре арасында тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлтелгән. Командалар составында мөселман һәм православие дин әһелләре һәм мәхәллә кешеләре, РФ төньяк һәм Кара диңгез флоты хәрбиләре, Казан танк училищесы курсантлары, ТР Югары суды хезмәткәрләре, спортчылар бар.

Турнир кичә Казан шәһәренең Спорт сараенда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм республика митрополиты владыка Кирилл катнашында ачылды. Бүген рухи лидерлар Президент белән бергә Казанның «Миллениум» диниара командасы һәм ТР Югары Судының «Фемида» командасы матчын күзәттеләр.

Уен тәмамланганнан соң, дәрәҗәле кунаклар "Дружба - Дуслык" Кубогының беренче һәм икенче уен көненең иң яхшы уенчыларын бүләкләү тантанасын уздыру өчен бозга чыктылар. Турнирда катнашучылар алдында чыгыш ясаганда, Рөстәм Миңнеханов хоккейның элеккечә үк яраткан спорт төре булып калуын әйтте һәм барысына да яхшы уен теләде. Рөстәм Миңнеханов шулай ук бу турнирның традициягә әйләнәчәген белдерде.

Аннары Рөстәм Миңнеханов узган очрашуларда аерылып торган иң яхшы уенчыларга бүләкләр тапшырды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана