Кукмара мәдрәсәсендә мөселман тарихи викторинасы үткәрелде

24 февраль 2022 ел 18:12
Кукмара мәдрәсәсендә мөселман тарихи викторинасы үткәрелде

Республиканың Кукмара мәдрәсәсендә Идел буе Болгарстанында ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулу кысаларында мөселман тарихи викторинасы үткәрелде. 
Ярыш рәвешендә үткән, 6 номинациядән торган әлеге чарада мәдрәсәнең һөнәри бүлегендә белем алучы укучылар – 1 нче, 2 нче, 3 нче һәм 4 нче курс шәкертләре катнашты.      

Беренче номинация – элекке татар дин әһелләрен экранда күрсәтелгән фотосурәт буенча тану. Һәр командага экранда 18-20 гасырларда яшәгән 5 татар дин галименең сурәте күрсәтелде, шәкертләр, үзара киңәшләшеп, бу шәхеснең кем икәнен әйтергә тиеш иде. Икенче номинация – хәзерге татар дин әһелләрен экранда күрсәтелгән фотосурәт буенча тану: һәр командага экранда бүгенге заманда яшәп, дин өлкәсендә хезмәт итүче 5 мөселман дин әһеленең фотосурәте күрсәтелде, шәкертләр аның исем-фамилиясен атады. Өченче номинациядә шәкертләр сорауларга җавап бирде. Һәр командага тарихи һәм хәзерге заманга кагылышлы 10 сорау бирелде. Дүртенче номинация бер тарихи шәхес (татар дин әһеле) турында 5-6 минутлык чыгыш ясау белән бәйле булды.  Бу бирем шәкертләргә өй эше буларак бирелгән иде, аларга элек яшәгән берәр татар дин әһелен сайлап алып, аның турында кыскача мәгълүмат әзерләп килү бурычы куелды. Беренче курс Галимҗан Баруди турында сөйләсә, икенче курс Әхмәдһади Максуди турында кызыклы мәгълүмат җиткерде, өченче курс – Каюм Нәсыйри, дүртенче курс шәкертләре исә Габденнәсыйр Курсави турында чыгыш әзерләде. Бишенче номинациядә аудиоязма буенча вәгазьчене танырга кирәк иде. Һәр командага хәзерге вакытта гомер итүче өч хәзрәтнең аудиоязмасы тәкъдим ителде. Алтынчы номинациядә экрандагы фотосурәт буенча мәчетне танырга кирәк иде.  Һәр командага Казанда яки Татарстан Республикасының берәр районында урнашкан 5 мәчетнең фотосы күрсәтелде.  

Шәкертләрнең җавапларын мәдрәсә мөгаллимнәреннән торган мәртәбәле жюри бәяләде. Ахырда исә нәтиҗә ясалып, урыннар билгеләнде. Конкурс нәтиҗәсе буенча беренче урынга икенче курс шәкертләре лаек булды.

Жюри әгъзалары гомуми нәтиҗә ясаган вакытта, тамашачылар катнашында мини-викторина үткәрелде. 

Ахырда мәдрәсә ашханәсендә чәй мәҗлесе оештырылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана