Бөгелмәдә Татарстан мәчетләре арасында мини-футбол буенча юбилей турниры узды

28 февраль 2022 ел 09:29
Бөгелмәдә Татарстан мәчетләре арасында мини-футбол буенча юбилей турниры узды

Бөгелмәдә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган чаралар кысаларында унынчы тапкыр Татарстан мәчетләре командалары арасында «Интер» автоүзәге Кубогына мини-футбол буенча традицион турнир узды.

Чарада Татарстанның көньяк-көнчыгыш казые Марат хәзрәт Мәрданшин, көнчыгыш төбәге казые Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллин, Бөгелмә районының спорт һәм туризм эшләре буенча сектор җитәкчесе Әскәр Сафин, «Интер» автоүзәге ҖЧҖ директорлар советы рәисе Мәгъсүм Заһиров, Бөгелмә районының Е.А. Тимерҗанов исемендәге «Юность» спорт мәктәбе директоры Рөстәм Шәфигуллин, Бөгелмә, Ютазы, Азнакай, Баулы, Әлмәт, Лениногорск, Мөслим районнары имам-мөхтәсибләре, шулай ук Татарстан мәчетләре имамнары катнашты.

Турнир Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдиновның, спорт һәм туризм эшләре секторы җитәкчесе Әскәр Сафинның сәламләү сүзләре белән башланып китте.

Юбилей турнирында Татарстан Республикасының Лениногорск, Баулы, Бөгелмә, Әлмәт, Азнакай, Ютазы, Мөслим, Кукмара районнары, Болгар ислам академиясе командалары катнашты.

Турнир мини-футбол уенының гамәлдәге кагыйдәләре нигезендә үткәрелде. Ун команда 2 төркемгә бүленгән иде. Дүрт команда плей-оффка чыкты.

Турнир нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:

1 урын - Бөгелмә шәһәре мөхтәсибәте командасы;

2 урын - Кукмара районы мөхтәсибәте командасы;

3 урын - Әлмәт шәһәре мөхтәсибәте командасы;

4 урын - Болгар ислам академиясе командасы.

Шәхси номинацияләрдә җиңүчеләр:

Иң яхшы капкачы - Измайлов Илмир (Болгар ислам академиясе);  

Иң яхшы һөҗүмче - Галләмов Салават (Бөгелмә шәһәре);

Иң яхшы сакчы - Рәхмәтуллин Әнвәр (Кукмара).

«Иң яшь катнашучы» номинациясендә Бөгелмә шәһәренең татар гимназиясе укучысы Бәдретдинов Идрис билгеләнде. Җиңүчеләр һәм призерлар кыйммәтле призлар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

Рамил хәзрәт Хөснетдинов Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән «Интер» автоүзәге ҖЧҖ директорлар советы рәисе Заһиров Мәгъсүм Мөдәрис улына һәм «Юность» спорт мәктәбе директоры Шәфигуллин Рөстәм Наил улына турнирны оештыруда ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт хатлары тапшырды.

Чара Коръән уку, дога кылу һәм Бөгелмә шәһәренең Үзәк мәчетендә кичке аш белән тәмамланды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана