Гарәп Әмирлекләренең “Кызыл ярымай” хәйрия фонды “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен карап китте

28 февраль 2022 ел 12:08
Гарәп Әмирлекләренең “Кызыл ярымай” хәйрия фонды “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен карап китте

Бүген Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең “Кызыл ярымай” хәйрия фонды вәкилләре “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә булды. Чит ил кунаклары Казанга “Зәкят” хәйрия фонды һәм “Ярдәм” фонды мохтаҗларын, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе шәкертләрен һ.б. сезонлы кием-салым һәм көндәлек кирәк-яраклар белән тәэмин итү өчен килде. Делегация составына хәйрия фонды вәкилләре Саиф Йассер Сәеед Һәреб Әлефәри, Сәлим Сәеед Сәлим Мүсалләм Әләмери, Шәиха Йосыф Әли Әлмә Алсуваиди һәм Фатема Габдулла Мөхәммәд Әлшеһһи, Мәскәүдәге Берләшкән Гарәп Әмирлекләре илчелеге дипломаты Ибраһим Хәсән Әли Әлблооши керде.

Тарихи мәдрәсә бинасында кунакларны директор урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин каршы алды. Ул аларны Россиядәге иң борынгы мәдрәсәләрнең берсе булган уку йортының тарихы, уку һәм тәрбия процессы белән таныштырды. Хәйриячеләр дәресләрне карадылар, укытучылар, шәкертләр белән аралаштылар, мәдрәсә эшчәнлегенә, шәкертләрнең әзерлек дәрәҗәсенә югары бәяләрен бирделәр.

Аннары «Кызыл ярымай» вәкилләре аз керемле шәкертләргә сезонлы кием тараттылар. Егетләр һәм кызлар – барлыгы 176 кеше – кунаклар кулыннан өс киемнәре һәм көндәлек кием-салым һәм аяк киеме алдылар. Һәркем үзенә куртка, баш киеме, күлмәк, итәк, кофта, чалбар, яулык һәм аяк киеме сайлап алды.

Гомумән алганда, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең “Кызыл ярымай” хәйрия фонды вәкилләре 300 мохтаҗ татарстанлыны кием-салым һәм аяк киеме белән тәэмин итте. Алар арасында шулай ук Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды тәрбиясендә булучылар, сукбайлар һәм мохтаҗлар өчен «Приют человека» пунктында яшәүчеләр, Теләче районының Иске Җөри авылында “Гаилә учагы” балалар йортында һәм Балтач районының Борбаш авылында малайлар пансионатында (35 кеше) тәрбияләнүчеләр.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана