Татарстан мөфтие «Ярдам-Помощь» фондының күп функцияле спорт комплексын барып карады

28 февраль 2022 ел 10:51
Татарстан мөфтие «Ярдам-Помощь» фондының күп функцияле спорт комплексын барып карады

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның «Ярдәм» мәчетендә һәм «Ярдам-Помощь» гомуммилли хәйрия фонды комплексында булды. Биредә ул фондның агымдагы эшчәнлеге белән танышты, шулай ук фондның күп функцияле спорт үзәген карады. 

«Ярдам-Помощь» хәйрия фондының күп функцияле спорт комплексы барлык категория инвалидларны тернәкләндерүне дә, шулай ук сәламәт кешеләр шөгыльләнүне дә күз алдында тота. Ул физик мөмкинлекләре чикле булганнар өчен тулысынча җайлаштырылган: анда мөстәкыйль рәвештә авыр хәрәкәтләнә торган төркемнәр тренажерларга бик җайлы гына килеп җитә ала. Шулай ук әлеге бинада универсаль спорт залы да бар. 

Комплексның паралимпия чемпионнарын тәрбияләү өчен база булу мөмкинлеге бар. Биредә спортчылар бочче, фехтование, көрәш һәм башка дисциплиналар буенча да осталыкларын камилләштерә алачак, болар инвалидларның физик, мораль һәм интеллектуаль үсешенә уңай йогынты ясаячак. Хәзерге вакытта сертификатларга ия белгечләр катнашында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен күнекмәләр графигы эшләнә. 

Комплекс 2022 елның икенче кварталында ачылыр дип көтелә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана