Игътибар, бәйге! "Безнең авыл имамы"

04 март 2022 ел 12:47
Игътибар, бәйге! "Безнең авыл имамы"

«Ватаным Татарстан» газетасы, Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте белән берлектә, «Безнең авыл имамы» дигән бәйге игълан итә. Ул Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышлана.

Соңгы елларда авылларда дини тормыш игътибар үзәгендә. Бу аңлашыла да, авыл – милли һәм рухи тормышыбызның чыганагы. Авылдагы рух тотрыклыгы, хәтта татар теле язмышы да имамнарга барып тоташа.

Үзегез яшәгән җирлектәге имамнар, аларның күркәм хезмәтләре турында «Ватаным Татарстан» газетасына «бәйге» дигән тамга белән язмалар юллый аласыз.

Бәйгедә өч урын билгеләнәчәк. Аларны бүләкләү түбәндәгечә:

I урын – 10 мең сум;

II урын – 7 мең сум;

III урын – 5әр мең сум күләмендә ике премия.

Шулай ук Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтеннән махсус призга - 10 мең сум күләмендәге премиягә ия булучы билгеләнәчәк. 

Бәйгенең төп иганәчесе – Яшел Үзән районының Бакырчы авылыннан Бәхтияровлар гаиләсе. Игелекле эшләре белән авылдашларының, якташларының хөрмәтен яулаган бертуган эшмәкәрләр Рафыйк һәм Рәшит Бәхтияровларның эшләрен дәвам итеп, аларның якты истәлеге хөрмәтенә туганнары әлеге игелекле эшкә алындылар. Исегезгә төшереп китәбез: 2021 елда «Ватаным Татарстан» газетасы үткәргән «Шәфкать» бәйгесенең дә төп иганәчесе Бәхтияровлар булдылар.

Бәйгенең шартлары:

«Безнең авыл имамы» бәйгесенә язмалар 2022 елның 4 мартыннан 2022 елның 10 июленә кадәр кабул ителә. Нигезләмә белән www.vatantat.ru сайтында танышырга мөмкин.

Бәйгегә башка матбугат чараларында басылган язмалар кабул ителми. Язма күләме басма форматта 3 биттән (юл арасы 1,5 интервал) артмаска тиеш.

Материаллар 420097, Казан шәһәре, Академия урамы, 2 нче йорт адресы буенча яки konkurs_vt@mail.ru электрон почтасына кабул ителә һәм кире кайтарылмый. Хатта авторның исем-фамилиясе, яше, торган урыны күрсәтелергә тиеш. Белешмә өчен телефон: (843) 222-09-70, 89179270040. Бәйгедә катнашучының 2022 елның икенче яртыеллыгына «Ватаным Татарстан» газетасына язылган булуы шарт, квитанция күчермәсе редакциягә язма белән җибәрелә. (Исегезгә төшерәбез: һәр айның 15 нче числосына кадәр язылган очракта газета киләсе айдан килә башлый.) Бәйгенең нигезләмәсе, тулырак мәгълүмат www.vatantat.ru сайтында. 2022 елның 4 мартыннан 2022 елның 1 августына кадәр дәвам итә. Оештыручысы – «Ватаным Татарстан» газетасы редакциясе.

Реклама, 16+

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана