2021 елда Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды сукбайларга 5 000 порция  кайнар ризык таратты

04 март 2022 ел 16:31
2021 елда Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды сукбайларга 5 000 порция  кайнар ризык таратты

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды сукбайлар һәм мохтаҗлар өчен хәйрия ашлары оештыруын дәвам итә. 2021 ел нәтиҗәләре буенча фонд 5000 порция хәләл кайнар ризык тараткан. 2020 елда бу күрсәткеч ике тапкыр диярлек кимрәк булган: хәйриячеләр 2000 ач кешене ашаткан.

Бушлай хәйрия ашлары фонд тарафыннан Казанның Борһан Шаһиди урамындагы скверда дүшәмбе һәм җомга көннәрендә оештырыла. Шулай итеп, бүген мохтаҗларны беренче һәм икенче ризыклар, салат, ипи, камыр ашлары белән сыйладылар. "Зәкәт" фонды хезмәткәрләре бер сәгать эчендә 50дән артык кешене ашатты.

Хәйрия ашларына килүчеләр барысы да мохтаҗлар – сукбайлар, күп балалы, ятим, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, авыр хәлдәге аз керемле ялгыз пенсионерлар.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды волонтерларны әлеге акцияне оештыруда ярдәм итәргә чакыра. Теләгән һәркем бу изге эшкә катнаша ала. Моның өчен 225-33-22 телефоны буенча шалтыратырга кирәк.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана