Согуд Гарәбстанына керү, Мәккә һәм Мәдинәдә изге урыннарны зиярат итү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде

10 март 2022 ел 10:50
Согуд Гарәбстанына керү, Мәккә һәм Мәдинәдә изге урыннарны зиярат итү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде 

"ДУМ РТ Хаҗ" Татарстанның рәсми хаҗ операторы Согуд Гарәбстанына бару, Мәккәдә һәм Мәдинәдә изге урыннарны зиярат итү кагыйдәләренә кертелгән соңгы үзгәрешләр турында хәбәр итә. Согуд Гарәбстаны 2022 елның 5 мартыннан гомрә кылырга ниятләүчеләр өчен кайбер чикләүләрне бетерде. 

Аерым алганда, ПЦР-тестларны тапшыру таләбе гамәлдән чыгарыла, ләкин вакцина ясату мәҗбүри булып кала. Согуд Гарәбстаны ПЦР-тест нәтиҗәләрен таләп итмәсә дә, гражданнарның үзләре өчен ПЦР-тестлар тапшыру мәҗбүри: тест нәтиҗәләрен аэропортларда очып китү һәм транзит вакытында сорарга мөмкиннәр, бу хактагы мәгълүматны үзең оча торган авиакомпания операторларыннан ачыклап бетерергә кирәк булачак. 

Шулай ук Согуд Гарәбстанына килеп җитү белән кертелә торган карантин һәм мәчетләрдәге социаль дистанция бетерелә. Биш тапкыр намаз өчен мәҗбүри рөхсәт (тасрих) гамәлдән чыгарыла. Ике яшьтән зуррак балаларга Хәрам мәчетенә һәм Пәйгамбәребез мәчетенә керү рөхсәт ителә. Моның өчен баланың Согуд Гарәбстанында элемтәләрне күзәтү өчен Tawakkalna (Covid-19 KSA) рәсми кушымтасы һәм аның яшел статуслы (Immune) булуы кирәк. Моннан тыш, «омикрон» барлыкка килгәннән соң элемтә өзелгән илләр белән һава юллары торгызылды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана