Мөфти Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Илчесе урынбасары белән очрашты

10 март 2022 ел 13:59
Мөфти Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Илчесе урынбасары белән очрашты

Бүген, Шәгъбән аеның 7нче көнендә (10нчы мартта), мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан мөфтияте резиденциясендә Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе урынбасары – илченең киңәшчесе Хамәд Рашед Али Бин Алван әл-Хәбси җитәкчелегендәге делегацияне кабул итте. Очрашу барышында хәзрәт кунакларга татар халкында һәм Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине тарихы, татар дин галимнәренең мөселман дөньясында тоткан урыны, Татарстанда дин кардәшләребезнең яшәеше, көнкүреше турында бай мәгълүматлар бирде. Татарстан мөфтие Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан Нәзарәт тарафыннан тормышка ашырылучы күркәм башлангычлар белән таныштырып, иң күркәм эшләрнең берсе буларак быел гыйнвар аенда Россия мөфтиләре хәер-фатыйхасы белән Коръәннең кулъязма мүсхәфен язу башланып китүне атады. Мөфти Россиядә, аерым алганда Идел буенда, каллиграфия мәктәбенең бай тарихка ия булуын, Россия мөселманнарының Коръәнне әзерләп бастыру традицияләре турында сөйләп үтте, яңа мүсхәфне әзерләү барышы белән таныштырды. Мөфти әлеге эшкә консультант сыйфатында Дубайдан дөньякүләм танылган мөселман галиме, дин әһеле, Дубайның Коръән әзерләү комиссиясе (DIHQA) башлыгы, хафизлыкның иң югары дәрәҗәсенә ия булган, пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ нәсел дәвамчысы шәех Мәэмүн әр-Рави җәлеп ителүен билгеләп, галим тарафыннан күрсәтелгән ярдәмнәр, бирелгән киңәшләр өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Мөфти кунакларга мөселман дөньясында беренче басма Коръәннең (Казан басмасы) Татарстан башкаласында басылуы турында сөйләде һәм кунакларга бүләк итеп Диния нәзарәте бастырган Кәлам шәриф китабын, “Хозур” нәшриятында дөнья күргән китапларны бүләк итте. Камил хәзрәт очрашу барышында Татарстан дини уку йортларының эшчәнлеге, аерым алганда 2020 елдан “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә башкарылган төзекләндерү-реставрация эшләре белән дә таныштырды. Илче урынбасары һәм мөфти хәзрәт Россия мөселманнары тарафыннан көтеп алынган “Хозур ТВ” мөселман телевидениесе эшчәнлеге, тапшырулар әзерләү, медиапроектлар һ.б. буенча фикер алыштылар. Мөфти кунакларны телевидениенең географиясе елдан-ел киңәюне билгеләп үтте, Нәзарәтнең китаплар нәшер итү, Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан Нәзарәтнең нәшриятчылык өлкәсендә планнары белән бүлеште. Ул, Рамазан ае җитүен искәртеп, ел саен Республикакүләм ифтар оештырылуын, быел 1100 еллык юбилей елында сан ягыннан унынчы ифтар туры килүен билгеләп, кунакларны әлеге күркәм чарага чакырып калды.

Халыкара элемтәләр һәм чит ил хезмәттәшләре белән бәйләнешләр үсеше Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте өчен өстенлекле юнәлешләрдән санала. Мәдәни, рухи-мәгърифәт һәм социаль проектларны тормышка ашыруда бай тәҗрибәсен исәпкә алып, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенә ерак һәм якын чит илләрдән кызыксыну елдан-ел арта бара. Тәҗрибә уртаклашу, татар рухи мирасы һәйкәлләрен өйрәнү һәм кайтару – болар барысы да Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең халыкара элемтәләрне тормышка ашырудагы максатлары.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана