Социаль челтәрләрдә Нәзарәтнең яңа рәсми аккаунтлары ачылды

21 март 2022 ел 10:44
Социаль челтәрләрдә Нәзарәтнең яңа рәсми аккаунтлары ачылды

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте социаль челтәрләрдә яңа рәсми битләр ачты. Мөфтиятнең аккаунтларына язылучылар Нәзарәт эшчәнлеге һәм Татарстан мөселманнары тормышыннан рус һәм татар телләрендә эксклюзив хәбәрләр белән таныша ала. Нәзарәтнең “Вконтакте” челтәрендәге рус телле рәсми битенә https://vk.com/dumrt өстәп, тагын татар телле бит https://vk.com/dumrt_tatar булдырылды. Шулай ук Telegram мессенджерында да Нәзарәтнең берьюлы ике рәсми каналы эшли башлады. Алар «ДУМ РТ» (рус телендәге яңалыклар) һәм «Диния Нәзарәте» (татар телендәге яңалыклар) исеме астында эшли. Моннан тыш, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте беренче тапкыр Яндекс.Дзен-да https://zen.yandex.ru/id/6231eda5366c667528b93f11 сылтамасы буенча рәсми битен теркәде. Язылыгыз!

Роскомнадзор карарына бәйле рәвештә, Инстаграм челтәрендә @dum_rt һәм @dumrt_tatar аккаунтлары, шулай ук Фейсбукта «Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәте» бите вакытлыча туктатылды.

Бүгенге көндә социаль челтәрләрдә Нәзарәтнең 43 аккаунты бар. Әлеге дәгъвәт чарасы һәм рәсми битләр буларак эшли һәм үзенә 2,5 млн язылучыны җәлеп итә. Мисал өчен, 2021 елда “Хозур ТВ”ның Youtube-та рәсми каналына язылучылар саны 1 140 000 кешегә җитте.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана