Галиев мәчетендә Коръән хәтем кылына башланды

02 апрель 2022 ел 07:32
Галиев мәчетендә Коръән хәтем кылына башланды

Бүген, Рамазан-шәриф аеның 1-нче көнендә (2 апрельдә), Казанның Галиев мәчетендә Коръән хәтем кылына башлаячак, ягъни бүгеннән башлап тулысынча укып чыгылачак. Татарстан Коръән хафизлары – Нәзарәтнең шәригать мәсьәләләре буенча бүлеге белгечләре көн саен өйлә намазыннан соң (сәгать 12.00-дән соң) бер җүзне, ягъни Коръәннең 1/30 өлешен укып чыгачак. Хәтем кылу Рамазан аеның соңгы көнендә төгәлләнәчәк. Һәркем Галиев мәчетендә һәм онлайн-режимда Коръән хәтем кылуга кушыла ала - Нәзарәтнең “ДУМ РТ” телеграмм-каналында хәтемнең турыдан-туры трансляциясе алып барылачак.

Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ әйткән: “Коръәннән бер аять тыңлаучыга икеләтелгән савап язылачак, ә Коръән укучыга Кыямәт көнендә нур бүләк ителәчәк”. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана