Татарстан мөфтияте 10 Республикакүләм ифтарда катнашу өчен волонтерлар җыя

04 апрель 2022 ел 12:23
Татарстан мөфтияте 10 Республикакүләм ифтарда катнашу өчен волонтерлар җыя

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте 2022 елның 30 апрелендә узачак 10 Республикакүләм ифтарда катнашу өчен волонтерлар җыю турында игълан итә. Ифтар кунакларын каршы алу, җәмәгать намазын укуны оештыру, ашамлыкларны өләшү һәм ахырдан өстәлләрне җыештыру өчен 16 яшьтән өлкәнрәк 500 волонтер җәлеп итү күздә тотыла. Әлеге саваплы хезмәтне башкаручы зур командада эшлисегез килсә, мөфтиятнең социаль үсеш бүлегенең https://t.me/muslimmol адресы буенча урнашкан телеграм каналында яки мөфтият сайтындагы баннерга басып теркәлергә кирәк.

Әлеге көтеп алынган мәҗлес Казанда Идел буе Болгар дәүләте тарафыннан ислам кабул итүгә 1100 еллыкка багышлана һәм бөтен Татарстаннан мөселманнарны бер табынга җыя. Республика ифтары Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, “Ак Барс Арена” стадионы һәм “Туган Авылым” милли-туристик комплексы көче белән оештырыла. Шунысы символик мәгънәгә ия: X юбилей республикакүләм ифтарына 10 мең кеше киләчәк. Узган елдагы кебек, Республикакүләм ифтар “Казан ЭКСПО” халыкара күргәзмәләр үзәгендә узачак.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана