Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин халыкны кабул итте

05 апрель 2022 ел 12:12
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин халыкны кабул итте

Бүген, Рамазан аеның 4 нче көнендә (5 апрельдә) Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның “Кол Шәриф” мәчетендә халыкны кабул итте. Ике сәгать дәвамында мөфти дин кардәшләребез белән аралашты. Алар аңа теләк-тәкъдимнәре һәм үтенечләре белән мөрәҗәгать итте. Очрашу барышында шәхси мәсьәләләр һәм дини сорауларга җавап эзләп килүчеләр, киңәш сораучылар булды. Халыкны кабул итүдә мөфтинең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов та катнашты.

Татарстан мөфтие халыкны атна саен “Кол Шәриф” мәчетендә кабул итә. Язылу өчен телефон: +7 (843) 237-94-53.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана