Мөфти Буа мөселманнары белән очрашты

12 апрель 2022 ел 10:02
Мөфти Буа мөселманнары белән очрашты

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның республика мөхтәсибәтләрендә Рамазан аенда халык белән очрашулары дәвам итә. Изге айның 10нчы көнендә (11нче апрельдә) Татарстан мөселманнары башлыгы Буа районына эшлекле сәфәр кылды. Мөфтине Буа имам-мөхтәсибе һәм Буа мәдрәсәсе җитәкчесе Илмир хәзрәт Хәсәнов каршы алды. Иң беренче эш итеп, ул мөхтәсибәтнең эш нәтиҗәләре белән таныштырды, шулай ук районда эшләп килүче мәдрәсәнең һәм шәкертләрнең 2021-2022 елда ирешкән уңышлары, уку-укыту эшчәнлеге хакында сөйләде. Илмир хәзрәт мәдрәсә янында салынучы өстәмә корпусны күрсәтте, биредә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен тәрбия үзәге булдыру буенча планнары белән бүлеште.

Алга таба мөфти Буа мәдрәсәсе шәкертләре белән махсус очрашу үткәрде. Булачак имамнар мөфтидән Рамазан аеның олуг дәрәҗәләре, Коръәнне өйрәнүнең әһәмияте, пәйгамбәрләр тарихыннан файдалы нәсыйхәтләр алды. Очрашуда шәкертләр Нәзарәт һәм “Хозур” нәшрияты тарафыннан татар дини мирасын саклау, ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан үткәрелүче дини, мәдәни, социаль һ.б. эчтәлекле чаралар планы белән танышты, шәригать фәннәре буенча сорауларга җавап алды.

Аннары мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Буа районы хакимияте башлыгы Ранис Камартдинов исеменнән оештырылган массакүләм авыз ачу мәҗлесендә катнашты. Барлык чакырылган кунакларга җыелу уңайлы булсын өчен, ул шәһәрнең Сабантуй үтә торган территориясендә урнашкан “Буа Алан” кафесында үтте. Авыз ачу мәҗлесенә барлыгы җитмешкә якын кеше җыелды – алар арасында төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, эшмәкәрләр, иганәчеләр, дин эшлеклеләре, шулай ук өлкәннәр, аксакаллар, авыр тормыш хәлендә яшәүче мөселман кардәшләребез дә бар иде. Ифтарны хөрмәтләп Татарстанның көньяк-көнбатыш төбәге казые Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов, якын-тирә районнардан имам-мөхтәсибләр, Ульяновск шәһәреннән кунаклар килде.

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Рамазан ае һәм ураза тотуның фазыйләтләре хакында вәгазь белән чыгыш ясады, барлык гамәл-гыйбадәтләрнең кабул булуын, гөнаһ, хата-кимчелекләрнең гафу ителүен сорап догалар кылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана