Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды Татарстан районнарында ифтарлар уздыра

12 апрель 2022 ел 17:37
Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды Татарстан районнарында ифтарлар уздыра

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды "Рамазан – изге гамәлләр ае" хәйрия марафоны кысаларында ифтарлар уздыра. Әлеге ифтарлар Татарстан Республикасы районнарында оештырыла һәм халыкның аз тәэмин ителгән катламнарын колачлый. Алар арасында аз керемле һәм күпбалалы гаиләләр, инвалид балалар тәрбияләүче әниләр, өлкән һәм авыру кешеләр бар. 

Сез дә аз керемле дин кардәшләребез өчен авыз ачтыру мәҗлесен оештыруга берничә юл белән өлеш кертә аласыз. 

1. 5469 6200 1751 2813 номерлы Саклык банкы картасына (Булат Раифович М.)

2. Турыдан-туры www.zakyatrt.com сайты аша.

3. Исәп-хисап счетына:

ИНН 1655068682

КПП 165501001

ОГРН 1091600003153

Банк ПАО «Ак барс» банк

К/с 30101810000000000805

Р/с 40703810400020000071

БИК 049205805

Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.

Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.

Телефон: 89872253322; 590-27-50; 225-33-22

Акча күчерүнең максатында «ифтар» дип күрсәтергә.

4. 7715 номерына ИФТАР сүзе белән смс хәбәр юлларга;

Татарстанда "Рамазан – изге гамәлләр ае" хәйрия марафоны күпьеллык традиция буенча 2 апрельдә, Рамазан аеның беренче көнендә башланып китте. Ел саен игълан ителә торган бу акция ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан авыру балаларга, аз керемле гаиләләргә һәм мохтаҗларга ярдәм йөзеннән оештырыла. Рамазан аенда мөселманнар хәйриячелектә актив катнаша, чөнки Рамазанның төп асылы – үз малыңнан мохтаҗларга өлеш чыгаруда. Бу изге айда мохтаҗларга һәм авыруларга карата игелек кылган һәм юмартлык күрсәткән өчен әҗер-савап күп тапкырлар арттырып бирелә һәм инсанны Аллаһ Тәгаләгә якынайта. Быел да Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фонды марафон кысаларында авыру балаларга ярдәм күрсәтәчәк, мохтаҗлар өчен ифтарлар уздырачак, аз керемле гаиләләрне ризык белән тәэмин итәчәк, социаль ифтарлар оештырачак, мохтаҗлар файдасына фитр-сәдака, фидия һәм зәкят җыеп таратачак.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана