Мөфти Мөслимдә халык һәм район җитәкчелеге белән очрашты

13 апрель 2022 ел 09:44
Мөфти Мөслимдә халык һәм район җитәкчелеге белән очрашты

Рамазан-шәриф аенда мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның Татарстан районнарына эшлекле сәфәрләре дәвам итә. Кичә мөфти Буада халык белән очрашулар үткәргән булса, ул Рамазан аеның 11нче көнендә – Мөслимгә килде. Татарстан мөселманнары башлыгы сәфәрен Мөслим районы хакимияте башлыгы Альберт Хуҗин белән очрашудан башлады. Җитәкчеләр төбәктәге дини вәзгыять, мәхәлләләр эшчәнлеге, якын киләчәктә тормышка ашыру ниятләнгән чаралар буенча фикер алышты.

Аннары мөфти Җәмигъ мәчеттә Мөслим районы имамнары белән күреште, ахшам намазын укытты, аннары мәчет янында урнашкан “Хәләл үзәк”не барып күрде. Биредә ел дәвамында хәләл азык-төлек һәм мөселман киемнәре белән сәүдә итүче кибет эшли, җыелышлар үткәрү, никах, исем кушу тантаналары өчен конференц-зал, дин гыйлеме алу өчен класслар, кунакханә бар. Ә бүген исә “Хәләл үзәк” кафесы районкүләм ифтарга актив мөселман кардәшләребезне бер табынга җыйды. Дин әһелләре белән беррәттән, авыз ачу мәҗлесен хөрмәтләп, дин кардәшләребезнең шатлыгын бүлешергә Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин, аның урынбасары Азат Әхмәтҗанов, аппарат җитәкчесе Ренат Гарипов, яшьләр һәм спорт эшләре бүлеге җитәкчесе Илшат Җаббаров һ.б. килде.

Татарстан мөфтие ифтар мәҗлесе вакытында Рамазан аеның көтеп алынган, кадерле ай булуын искәртеп, бу айны нәтиҗәле итеп үткәрү – Коръән уку, тәравих намазларында катнашу, күркәм әхлак белән дингә чакыру, бу айда күбрәк изге гамәлләр кылырга тырышу кирәк булу турында вәгазь-нәсыйхәтләрен җиткерде. Мөфти белән очрашуга 300ләп дин кардәшебез җыелды. Әйтергә кирәк, “Хәләл үзәк”тә узган ифтар мәҗлесенә “Җәмигъ”, “Нур” һәм “Мөслим” мәчетенә йөрүче мөселманнар, Мөслим районының барлык авылларыннан 30 имам катнашты.

Рамазан ае башланганнан алып Камил хәзрәт Сәмигуллин Чистай, Теләче, Буа районнары, Казан шәһәренең “Туган авылым”, “Сәлах”, “Ярдәм” мәчете мөселманнары белән күрешергә өлгерде. Мөфти белән очрашулар дәвам итә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана