Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды Нурлатта ир балалар өчен хәйрия ифтары оештырды

14 апрель 2022 ел 10:41
Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды Нурлатта ир балалар өчен хәйрия ифтары оештырды

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды "Рамазан – изге гамәлләр ае" хәйрия марафоны кысаларында ифтарлар уздыруын дәвам итә. Шундый ифтарларның берсе Нурлатта Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге тәгълим үзәгендә ир балалар катнашында үтте. Ифтарга мәчет каршындагы курсларга, татар теле дәресләренә йөри торган, Коръән ятлый торган 100 дән артык ир бала җыелды. Аларның ураза тотуы шарт түгел иде. 

Ифтарга җыелган балалар белән Нурлат районы имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов һәм Нәзарәтнең "Зәкят" хәйрия фонды генераль директоры Булат Мәрданов аралашты. Сүз күркәм холык, мохтаҗларга ярдәм итүнең әһәмияте турында барды.

Нурлат районы имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов Нәзарәтнең "Зәкят" хәйрия фонды генераль директоры Булат Мәрдановка, хәйрия ифтарын уздыруда ярдәм күрсәткәннәре өчен, Рәхмәт хаты тапшырды. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана