Татарстан мөфтие яңа ачылган Әхмәтзәки мәчетендә Ураза гаетен уздырды

02 май 2022 ел 11:23
Татарстан мөфтие яңа ачылган Әхмәтзәки мәчетендә Ураза гаетен уздырды

Бүген дин кардәшләребез ислам дөньясындагы ике зур бәйрәмнең берсе – Ураза гаетен каршы алды. Иртәдән республикабыз мәчетләрендә җанлылык хөкем сөрде. Татарстанның төп бәйрәм чарасы Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында Казанның яңа мәчетендә – Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин исемен йөрткән Аллаһ йортында узды. Гает уңаеннан ул тәүге тапкыр үз ишекләрен ачып җибәрде. Аның иң беренче һәм мәртәбәле кунаклары арасында бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов булды. Әхмәтзәки мәчетенә бәйрәм шатлыгын уртаклашырга шулай ук республика һәм муниципаль хакимият органнары вәкилләре, дин әһелләре һәм җәмәгать эшлеклеләре килде.

Татарстанның барлык мәчетләрендә иртәдән башланып киткән бәйрәм рухы биредә дә Коръән уку белән тулыланды. Кәлам Шәрифтән “Йәсин” сүрәсен укып, Ураза гаете чараларын Коръән-хафиз, Нәзарәтнең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе, Казан казые Булат хәзрәт Мөбарәков башлап җибәрде. Ул шушы мәчетнең имам-хатыйбы итеп билгеләнде. Коръән уку иртәнге җидегә кадәр дәвам итте.

07.00 сәгатьтә мөфти мөселманнарны сәламләп, гает вәгазен укырга кереште. Вәгазьне һәм мәчеттә барган вакыйгаларны анда булган мөселманнар гына түгел, Татарстан Республикасының бөтен халкы да күзәтә алды – алар туры эфирда “Хозур ТВ”, "ТНВ-Татарстан" һәм "ТНВ-Планета" телеканалларында, шулай ук ТР МДН сайтында, "Хозур ТВ" YouTuBe-каналында күрсәтелде.

Мөфти Камил хәзрәт барлык җыелган халыкны тәбрикләп һәм кардәшләребезгә туры эфир аша кайнар бәйрәм сәламләү сүзләрен – РФ Президенты Владимир Путинның һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның бәйрәм котлауларын җиткерде. Шуннан дин кардәшләребезгә үзенең бәйрәм мөрәҗәгатен башлады.

Быелгы гает вәгазен Камил хәзрәт кешелек дөньясына ни өчен афәтләр төшә һәм халыклар кайчан бәхетле була дигән сораулардан чыгып сөйләде. Бу теманы ул гөнаһ кылу һәм мәгъфирәткә ирешү, Җәһәннәм газабыннан котылу юлларын күрсәтеп ачып салды. Кешелек дөньясына төшкән бөтен афәтләрнең сәбәбе бер – гөнаһка бату, дигән фикерне ул Коръәннән аятьләр һәм хәдисләр белән дәлилләде, тарихтан һәм тормыштан алынган вакыйгаларны искә алды. Аллаһының милләтләрне һәм дәүләтләрне Барлыкка Китерүче дә, Юкка Чыгаручы да булуын искә алып, татар халкының бүгенге рухи һәм әхлакый халәте турында борчуын белдерде.

Аллаһы Тәгалә Кешелекне бу дөньяга бер максат белән китерә: Үзенә гыйбадәт кылсыннар өчен. Кешенең яшәү мәгънәсе – шул, – диде Камил хәзрәт. – Ягъни халыклар динле булырга тиеш. Әгәр дә халыкның дине юк икән, димәк, аның юлы юк. Әгәр дә юлы булмаса, димәк, киләчәге юк, дигән сүз. Чөнки дин җәмгыятьнең яшәү рәвешен, тәртибен һәм кагыйдәләрен билгели. Юлда кагыйдәләрсез йөрү һәлакәткә китергән шикелле кагыйдәләрсез яшәү дә фаҗига китереп чыгара. Безнең болгар бабаларыбыз да үзләренең барыр юлларын сайлаган һәм 1100 ел элек Болгарда рәсми рәвештә ислам динен кабул иткән. Без беләбез – иманны Аллаһы Тәгалә Үзе теләгәненә бирә, ә теләмәгәненә бирми. Татарлар да Аның тәкъдире белән иман китереп, Пәйгамбәребезнең ﷺ өммәтеннән булу бәхетенә ирешә. Аллаһы Тәгаләнең иң яраткан өммәтеннән без!

Шул ук вакытта Камил хәзрәт, Аллаһының җәзалары турында кисәтеп, татар милләтенә сораулар белән мөрәҗәгать итә: Коръән һәм сөннәт кушканча яшибезме, әллә нәфес коллары булып, Аллаһы Тәгалә урынына байлыкка сәҗдә кылабызмы? Шайтан кануннары белән яшәгәнгә сөенеп, татарлар да үзләрен харап итү дәрәҗәсенә килеп җитмәдеме? Әхлак нинди дәрәҗәдә? Иманыбыз ныкмы? Ниятләребез яхшыдамы?

Аллаһ каршында ширек һәм имансызлык, сихерчелек, риба, зиначылык кебек иң олы гөнаһларны санап китеп, Камил хәзрәт аларның татарлар арасында таралуына ачына һәм милләтебезне Җәһәннәм газабыннан һәм дөнья афәтләреннән коткаручы 2 дәва турында әйтә. Болар: пәйгамбәребезнең ﷺ сөннәте буенча яшәү һәм Аллаһыдан мәгъфирәт, гафу сорау. Бу ике дәва турында Раббыбыз Коръәндә, Әнфәл сүрәсенең 33 аятендә хәбәр итә: “Син араларында булган чакта, Аллаһ аларны җәзаландырмаячак. (Син араларыннан аерылгач та,) Алар мәгъфирәт сораган чакта да, Аллаһ аларны җәзаландырмаячак”.

Мөфти хәзрәт татар милләтенең бозыклыклардан арынмаса, дөрес юлдан язса, һәлак булачагы хакында кисәтеп, берничә кат “Раббыбыз – Гафу итүче, гафу итәргә ярата һәм гафу сораганны ярата” дип кабатлап, милләттәшләрне тәкәбберлекне һәм җыйган байлык-малны читкә куеп, түбәнчелек белән, сәҗдә кылып, ихластан үкенеп, аңлы рәвештә Аллаһыдан гафу сорарга чакырды.

– Җәмәгать, без – пәйгамбәрләр түгел, кешеләр генә. Гөнаһларны без белеп һәм белмичә кылырга мөмкинбез, аларны хаталык белән, яшереп һәм ачык итеп эшләргә була... Төрле чак була. Чарасызлыкка да очрыйбыз, төшенкелеккә дә биреләбез, акылны да җуябыз... Һәркемнең үз сәбәбе, үз хәле хәл. Безнең бер-беребезне гаепләргә хакыбыз юк. Ләкин һәркем Аллаһ каршында үз гамәлләре өчен үзе җавап тотачак. Шуңа күрә вакытында гөнаһларда үкенеп калырга һәм алар өчен гафу сорап калырга кирәк. Бер аягың белән кабергә кергәндә түгел, ә гайрәтле чагыңда. Бер гөнаһысы булмаган сөекле пәйгамбәребез ﷺ көн саен 70 тапкыр Раббыбыздан гафу сораган!”

Үзенең вәгазендә мөфти Рамазан аеның мөселманнарга рухи яктан чистарынсын өчен, тәүбә кылып гөнаһлардан арынсын өчен бирелүен әйтә һәм, бүгенге бәйрәм көненең яңа атна башына туры килүенә игътибар итеп, “бүгеннән, тәннәребез һәм күңелләребезне гөнаһлардан арынган килеш, яңа атна башыннан яңа, ихлас тормыш башларга” чакырды.

Вәгазьдән соң сәгать 7.30-да яңа мәчеткә җыелган халык Камил хәзрәт Сәмигуллинга ияреп беренче гает намазына басты. Бәйрәм намазы гадәттәгечә ике рәкәгатьтән торды, намаздан соң гарәп телендә ике хөтбә укылды. Ахырдан бәйрәм чарасын Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев ил-көннәребезгә иминлек, бәрәкәт сорап дога кылып төгәлләде.

Ураза гаетенең трансляциясен шулай ук кабатлау рәвешендә дә карарга мөмкин. 2нче май көнне «ТНВ-Планета» телевизион каналында ул 12.05 сәгатьтә, “ТНВ-Татарстан” телевизион каналында 17.00 сәгатьтә кабатлап күрсәтеләчәк.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Сурәт - 33
Сурәт - 34
Сурәт - 35
Сурәт - 36
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана