Татарстан мәчетләре Рамазан аенда 780 мең кеше, шул исәптән мохтаҗлар өчен ифтарлар уздырды

04 май 2022 ел 12:10
Татарстан мәчетләре Рамазан аенда 780 мең кеше, шул исәптән мохтаҗлар өчен ифтарлар уздырды

Рамазан аенда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең барлык мөхтәсибәтләрендә ифтар мәҗлесләре оештырылды. Казанда үзендә генә 43 мәчеттә авыз ачтырдылар. Ифтарларга теләге булган һәркем катнаша алды – мәҗлесләргә барысы да, шул исәптән мохтаҗлар да бара алды. Моннан тыш, кайбер мәчетләр, пандемия чорында башланган традицияне дәвам итеп, ифтар-бокслар таратуны оештырды.

Рамазан ае нәтиҗәләре буенча, Татарстанда ТР мөселманнары Диния нәзарәте мөхтәсибәтләре тырышлыгы белән 780 мең кеше катнашында ифтарлар узды. 10 Республика ифтары иң массакүләм мәҗлес булды, ә республика районнары арасында ифтарда катнашучылар саны буенча лидерлар рәтендә — Совет районы мөхтәсибәте (75000 кеше), Вахитов районы (65500 кеше), Түбән Кама (45105 кеше), Яшел Үзән районы (45000 кеше), Әлмәт (42000 кеше), Кукмара районы (33000 кеше), Буа районы (30000 кеше), Сарман районы (27600 кеше), Киров һәм Мәскәү районнары (27000 кеше). «Ярдам – Помощь» хәйрия фонды 45 000 кешегә авыз ачтырды. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды исә, махсус хәйрия ифтарлары уздырып, 3725 мохтаҗны ашатты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана