Мөфти халыкара фәнни җыенда Морат Рәмзи мирасы хакында сөйләде

06 май 2022 ел 16:30
Мөфти халыкара фәнни җыенда Морат Рәмзи мирасы хакында сөйләде

Бүген, шәүвәл аеның 5нче көнендә (6нчы майда), Сарман районында мәшһүр татар дин әһеле, галим Морат Рәмзи һәм аның мирасына багышланган Халыкара фәнни-гамәли конференция узды. Фәнни җыен “Танылган дин белгече, мәгърифәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Морат Рәмзи: тарих һәм хәзерге заман” дигән исем астында бөек дин эшлеклесенең туган җирендә Идел буе Болгар дәүләтендә исламны кабул итүнең 1100 еллыгы кысаларында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты тарафыннан оештырылды.

Фәнни җыенның мәртәбәле кунагы булып  Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты.

Халыкара конференцияне үткәрүнең төп максаты галим тарафыннан Коръәннең татар теленә тәрҗемә ителгән оригинал басмасын тәкъдим итү булды. Фәнни чарага бөек шәхеснең Кытайда яшәүче оныгы Габделәхәт Рәмзи һәм аның гаиләсе кайтты, күпләгән фән һәм дин эшлеклеләре, галимнәр, тарихчылар килде. Кунаклар кичә Морат Рәмзи исемен йөртүче Әлмәт мәктәбендә булдылар, укучылар белән иҗади чараларда катнаштылар, истәлеккә агачлар утырттылар. Авыл мәчете дә бөек галимнең исеме белән аталган.

Бүген җыенда катнашучыларны сәламләп, мөфти Камил хәзрәт үзенең чыгышында галимнең иҗади мирасына, аның бүгенге көндә дә мөселман дөньясында киң таралган хезмәтләренә тукталды. Ул җыелган халыкка галимнең “Мактубат имам Раббани”, “Тәлфик әл-әхбар вә тәлких әл-әсәр фи вәкаигъ Казан вә Болгар вә мөлүк әт-татар”, «Рашахат гайнал-хайат” китаплары турында сөйләп үтте. Камил хәзрәт Морат Рәмзинең тирән белемнәргә ия булуын, гарәп телен яхшы белүен, фарсы теленнән гарәп теленә китаплар тәрҗемә итүен, аның шулай ук шигырьләр язуын, шул исәптән “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе турында язылган шигыре табылуы хакында белдерде. Мөфти ассызыклап узганча, Морат Рәмзинең китапларын укып без тарихыбыз турында бик күп мәгълүматлар белә алабыз. Ул галимнең мирасын өйрәнүгә багышланган конференциянең дәвамлы булуын теләде, Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан үтәчәк чаралар планы һәм бәйрәмгә чакырулы кунаклар белән таныштырып үтте.

Конференциянең пленар өлеше узганнан соң кунаклар Сарман районы Әлмәт авылында урнашкан Морат Рәмзи мәчетендә булды. Биредә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җомга намазы алып барды. Төшке аштан соң конференция галимнәрнең фәнни чыгышлары белән дәвам итте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана