Мөселманнар KazanSummit мәйданында халыкара «MuslimQuiz» уенында ярыша

19 май 2022 ел 12:04
Мөселманнар KazanSummit мәйданында халыкара «MuslimQuiz» уенында ярыша

Бүген «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit» халыкара икътисади саммиты мәйданчыгында «MuslimQuiz» мөселманнары уеннары башланды. Яшьләр катнашындагы 2 интеллектуаль ярышны ТР мөселманнары Диния нәзарәте оештыра. 

Яшь мөселманнар өчен «MuslimQuiz» уенында дөньяның төрле илләреннән: Россия, Иордания, Таҗикстан, Үзбәкстан, Мисыр, Йәмән, Казахстан, Палестина, Индонезиядән 170 кеше катнаша. Россия  командасы составында – КИУ, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе, КДМУ, К(И)ФУ, КНИТУ, «Госмания» мәктәбе, IT-лицей, Казанның «Адымнар – белемгә һәм татулыкка юл» полилингваль комплексы һәм башка уку йортларыннан белгечләр һәм студентлар катнаша.  

Уенчылар тарих, икътисад, география, төрле телләр, медицина, сәнгать һәм башка мәсьәләләр буенча белемнәрен күрсәтә. Ярыш 6 раундтан тора. Иң күп балл җыйган 3 җиңүче команда билгеләнәчәк.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана