Мөфти эшмәкәр Радик Гафуров белән очрашты

15 июнь 2022 ел 11:18
Мөфти эшмәкәр Радик Гафуров белән очрашты

Бүген, зөлкагъдә аеның 16нчы көнендә (15нче июньдә), Нәзарәттә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин танылган эшмәкәр, җәмәгать эшлеклесе, “Хәләл планета” компаниясен гамәлгә куючы Радик Гафуров белән очрашу узды. Ул Татарстан мөселманнары башлыгына чираттагы проектын җиткерде һәм аны тормышка ашыру тәкъдимнәре белән бүлеште. Кунак Казанда төзелүче Җәмигъ мәчет территориясен төзекләндерү, ямьләндерү буенча фикерләре белән уртаклашты. Очрашу барышында ул төрле илләрнең тәҗрибәсе турында сөйләп үтте. Мөфти хәзрәт аның әлеге тәкъдимнәрен игътибар белән тыңлап, барлык кызыклы тәкъдимнәрне “Игелек-Доброта” фонды җитәкчелегенә тапшырачагын әйтте.

Очрашу кунагы Нәзарәт һәм аның карамагындагы оешмаларның хезмәттәшлек алып барырга һәрвакыт ачык булулары һәм барлык тәкъдим-фикерләрне ишетергә әзер булулары өчен мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга рәхмәт сүзләрен җиткерде, Җәмигъ мәчет төзү буенча проектны сайлап алуда, яшь белгечләр, имам-хатыйблар әзерләүдә уңышлар теләде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана