Лаеш районы Яңа Сокуры бистәсе мәчетен бергәләп төзик!

29 июнь 2022 ел 09:01
Лаеш районы Яңа Сокуры бистәсе мәчетен бергәләп төзик!

Лаеш районы мөхтәсибәте Яңа Сокуры бистәсе мәхәлләсе дин кардәшләребезне, барлык татарстанлыларны изге эштә – яңа мәчет төзелешендә катнашырга чакыра. Биредә яңа төзелеп килүче коттедж бистәсендә “Мәдинә” исемле яңа гыйбадәтханә салу буенча әзерлек эшләре башланды: мәхәллә оешты, мәчет проекты әзерләнде, гыйбадәтханәне салу өчен җир алынды, подрядчик билгеләнде. Хәзерге вакытта мәчет салыначак урынны әзерләү, җирне тигезләү, коммуналь инфраструктура сузу эшләре алып барыла. Эскиз проект буенча, яңа мәчет 200 кешегә исәпләнгән, ул ике каттан тора, бинаны Хай-тек стилендә төзү күздә тотыла. Мәчетнең адресы – Борһан Шаһиди урамы, 1нче йорт. Беренче катта – санузел, имам бүлмәсе, намаз уку бүлмәсе, икенче катта – никах бүлмәсе, хатын-кызлар өчен намаз уку урыны булачак. Мәчет янәшәсендә – ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен тәһарәтханә, 38 машинага исәпләнгән парковка, уңайлы утыргычлар куелган сквер, күпләгән куаклар, чәчәкләр утырту, актив ял зонасы ясау, велосипед юлы, кибетләр, кафелар, спорт инвентарьларын прокатка алу урыны булдыру ниятләнә. Яңа бистәдә киләчәктә 10 мең кеше яшәр дип көтелә. Мәхәллә халкы барлык битараф булмаган кардәшләребезне мәчет төзелешендә катнашырга чакыра: акчалата ярдәм итүдән тыш, төзелеш материаллары белән дә булышырга була. Барлык сораулар белән мәчетнең имамы Булат хәзрәт Гобәйдуллинга мөрәҗәгать итәргә мөмкин: 89503228048.

Акча күчерү өчен карта номеры: 4279 3806 4839 2332 (Сбербанк).

Банк реквизитлары:

Получатель Губайдуллин Булат Рубинович

Счёт получателя 40817 810 2 6200 7118829

Банк получателя Наименование банка ОТДЕЛЕНИЕ "БАНК ТАТАРСТАН" N8610 ПАО СБЕРБАНК Корреспондентский счёт 30101 810 6 0000 0000603

БИК 049205603

КПП 165502001

ИНН 7707083893

Электрон адрес: bulat-passan@mail.ru

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана