“Зәкят” хәйрия фонды “Татнефть”нең социаль башлангычлар конкурсы грантына лаек булды

27 июнь 2022 ел 12:54
“Зәкят” хәйрия фонды “Татнефть”нең социаль башлангычлар конкурсы грантына лаек булды

Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды “Оста куллар, мәрхәмәтле йөрәк” проекты белән “Татнефть” хәйрия фондының «Энергия добра» социаль инициативалар конкурсында җиңү яулады. “Зәкят” хәйрия фонды генераль директоры Булат Мәрданов Әлмәт шәһәренең “Әлмәт” иҗтимагый үзәгендә конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты.

Әлеге проект, бер яктан, үсешләрендә үзенчәлекләр булган яшүсмерләрне, шулай ук күп балалы, азкеремле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны азык әзерләргә өйрәтү юлы белән социальләштерүне, үз-үзеңә хезмәт күрсәтү күнекмәләрен үстерүне, икенче яктан, мохтаҗларны, сукбайларны, авыруларны, өлкән яшьтәге кешеләрне түләүсез кайнар ризык белән тәэмин итүне максат итеп куя.

Проект ярдәмендә “Зәкят” хәйрия фонды 2022нче елның 1нче июленнән 2023 елның 30нчы июненә кадәр мохтаҗларга 7200 порция кайнар аш өләшенде, күп балалы һәм азкеремле гаиләләрдәге 100 бала һәм үсмер ризык әзерләү буенча күнекмәләрен үзләштерде.

Моңа кадәр әлеге проект “Зәкят” фонды акчасына һәм Президент грантлары фонды гранты хисабына тормышка ашырылды.

“Татнефть” хәйрия фонды «Энергия добра» социаль башлангычлар конкурсы халыкны җәмгыять алдында торган актуаль социаль мәсьәләләрне һәм бурычларны хәл итүгә актив җәлеп итү инструменты булып тора. Шулай итеп, 7 ел эшләү дәверендә 706 проект ярдәм алды, ә ярдәмнең гомуми суммасы 583 млн. сум тәшкил итте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана